news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Әхмәтов: «Безнең максат – Тукай иҗатын бүгенге буынга үтемле итү»

Камал театрының Көнчыгыш залында «Татар сүзе – Тукай сүзе» исемле телевизион театральләшкән шигъри тамаша булды.

news_top
Марат Әхмәтов: «Безнең максат – Тукай иҗатын бүгенге буынга үтемле итү»
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Камал театры сәхнәсендә халыкара «Татар сүзе» телевизион нәфис сүз бәйгесенең финалистлары чыгыш ясады. Алар арасында Нәргизә Сабирҗанова, Рузил Ихсанов, Мәликә Бариева, Илнур Әмирханов, Азалия Кәримова, Лилия Гыйбадуллина, Ринат Каюмов һәм башкалар бар иде. Чарада Габдулла Тукай иҗатына, аның әсәрләренә язылган җырлар һәм театральләшкән номерларны күрсәтелде..

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Концертта шулай ук Татарстанның халык артистлары Фәнис Җиһанша һәм Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артистлары Илнур Закиров һәм Артем Пискунов, Казан шәһәренең «Апуш» балалар театр студиясе артистлары, «Сәйлән» фестивале һәм халыкара бәйгеләр җиңүчеләре Рөстәм Хөсәенов һәм Амелия Феофанова катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Мари Эл Республикасыннан София Никитина, Аксар Мамаев, Буа районыннан Анастасия Андреева, Балтач районыннан Екатерина Иванова, Лениногорск шәһәреннән Мария Мишакина һәм Чаллы шәһәреннән Сәминә Минһаҗева Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен көйгә салып, чуваш, мари, удмурт татар телләрендә башкаруы Тиздән булачак туган тел көненең символы булды. Соңыннан татар халкының гимнына әйләнгән бу җырны, барлык катнашучылар һәм тамашачылар басып, туган телебездә җырлады.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Безнең милләт зәгыйфь түгел»

Чарага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та бар иде. Ул әлеге проект турында үз фикерләрен әйтте.

Без – Тукай белән туган балалар, аның теле белән телебез ачылган. Хәзер бөек шагыйрьнең рухы белән, милләтебезгә, ил-көнебезгә лаеклы хезмәт итик, телебезне саклыйк, дип яшибез. Тукайның иҗатына гасырдан артык вакыт үткән, әмма ул бераз да күгәрмәгән, искермәгән, аның фикерләре бар чорга да туры килә торган. Тукай иҗаты белән тирәнрәк танышкан саен, үзеңә яңалык ача барасың. Шагыйрьнең иҗатында тормышның бөтен сорауларына да җавап бар.

Тормыш гел алга бара, яңа ихтыяҗлар барлыкка килә, безнең яшь буын гел яңалык эзли. Безнең максат – Тукай иҗатын бүгенге буынга үтемле итү. Күпмедер дәрәҗәдә бу максатка ирешәбез дә кебек. Мисал өчен, безнең «Апуш» балалар театры бар, андагы 300 баланың никадәр сәләтле икәнен күреп, үзебез дә гаҗәпләндек, сокландык, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«ТНВ» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов концерттан алган хис-кичерешләре белән бүлеште.

Безнең шундый матур Тукай телендә сөйләшүче балалар булуын күреп куандым. Шушы биш еллык эш дәверендә Тукай байрагын кулына алып, киләчәккә таба атлый ала торган буын бар икәнен күреп, дәртләнеп, рәхәтләнеп утырдым. Безнең милләт зәгыйфь түгел, алар бу байракны кулында ныклап тота, – диде ул.

  • Әлеге проект бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә әзерләнә.
  • Концертны 26 апрель көнне 16:00дә «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» , ә 20:35тә «Шаян ТВ» каналларыннан карап булачак.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар