news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Әхмәтов балаларга туган телне өйрәтүдә яңа алымнар эзләргә өндәде

news_top

Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе активистлары һәм яшьләр проектларын оештыручылар белән очрашты. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Ура, авылга!» проектының быелгы сезонын йомгаклауга багышланган очрашу Лаеш районында урнашкан «Идел» яшьләр үзәгендә узды.

Быел «Ура, авылга!» проекты республиканың 17 районындагы 50дән артык авылында уза һәм 3 меңнән артык катнашучыны берләштерә. Бу туган телләрне һәм милли традицияләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә корылган бушлай, көндезге лагерь. Сменаларда балалар һәм яшүсмерләр татар, удмурт, чуваш һәм мари мәдәниятләре белән таныша, мастер-классларда, экскурсияләрдә була, ярышларда катнашалар.

Катнашучыларны сәламләп, Марат Әхмәтов «Ура, авылга» – проектының уңышлы булуын әйтте. Ул комиссия белән берлектә гамәлгә ашырылганнар арасында иң нәтиҗәлеләр рәтендә диде ул. «Бу залга кергәндә үк җанлы, дустанә, тормышны ярату, милли рухтагы мөнәсәбәт сизелә, - дип мөрәҗәгать итте проектны оештыручыларга Марат Әхмәтов. - Сезнең кебек эш сөючән, балаларны оештыра, берләштерә белүче осталарыбыз булганда, һичшиксез, уңышлы була. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Марат Әхмәтов балаларга туган телне өйрәтүдә яңа алымнар эзләргә һәм бу юнәлештә сменалар программасын камилләштерергә өндәде. «Әлеге проект кысаларында безнең төп максат - җәйге каникул вакытында шәһәр балаларын авылларда әби-бабайларда кунакта булганда туган телләрен өйрәнүгә җәлеп итү», - диде Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда. – Өч ел элек без проектны биш районда мең кеше катнашында башлаган идек. Бер елдан соң алар ике меңгә җитте, ә бүген — инде өч мең. Катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта».

Марат Әхмәтов 80 кешегә исәпләнгән сменаларга 120дән артык кеше языла диде. «Мондый ихтыяҗ бар икән, без бу эшне дәвам итәргә тиешбез, - дип искәртте Марат Әхмәтов. - Сүз балалар, аларның туган тел һәм гореф-гадәтләр белән кызыксынулары турында бара».

Очрашу азагында Марат Әхмәтов «Ура, авылга!» проектын оештыручыларга бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар