news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат-Артур дуэты “Бик сагынсаң” җырын башкара

Марат-Артур дуэты “Бик сагынсаң” җырын башкара.

news_top
Марат-Артур дуэты “Бик сагынсаң” җырын башкара

"Бик сагынсаң"
Роберт Миңнуллин сүзләре
Ринат Гобәйдуллин көе


Бик сагынсаң әгәр мине
Зәп-зәңгәр күккә кара.
Син яшәгән якка таба
Аккошлар очып бара.

Тик, әйт әле мәхәббәтне
Аккошларга тиңме без?
Тиң икәнбез, аккош булсын
Безнең шартлы билгебез.

Әзләрсең син аккошларны
Сөюемне сакласаң.
Син кайгырма зәңгәр күктә
Аккошларны тапмасаң.

Аларның бит гомерләре
Зәңгәр күккә бәйләнгән.
Күпме аккошның гомере
Ак болытка әйләнгән.

Бик сагынсаң ак болытлар
Күренер аккош булып.
Ак мамыкларын кар итеп
Очыртыр аккош булып.

Кар бөртекләре алдыңда
Бөтерелеп йөрерләр.
Аннан күз яшләре булып
Керфегендә эрерләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар