Марат Җәббаров: «Авырлыкларга карамастан, сөт җитештерүне арттырырга ниятлибез»
Татарстанда чәчү төгәлләнде. Узган еллардагы кебек үк, май культуралары файдасына чәчү мәйданнары структурасын үзгәрттеләр, чөнки бөртекләргә бәя арзан саклана, шулай ук узган елгы уңыш запасы да бар. Сөткә бәя төшү һәм сөт запасы продукциясе арту четерекле мәсьәлә булып кала бирә.
Авыл хуҗалыгы аграрийларга ун көнлек ягулык запасы тотарга киңәш итә
Быел Татарстанда язгы кыр эшләренә 43 млрд сум бүлеп бирелде, дип сөйләде Хөкүмәт Йортында узган брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Бу акчаларның 15,2 млрд сумы ашламаларга, 3,7 млрд сумы орлыкларга, 6,3 млрд сумы үсемлекләрне саклауга, 8,8 млрд сумы ягулык-майлау материалларына һәм запчастьләргә тотыла. Башка чыгымнар, шул исәптән авыл хуҗалыгы эшчеләренә хезмәт хакы 9 млрд сумны тәшкил итә. Узган еллардагы кебек үк аграрийларны ташламалы ягулык белән зур нефть компанияләре тәэмин итә. Быел алар белән 140 мең тонна күләм килешенгән.
Фото: © prav.tatarstan.ru
«Илдә вазгыять тотрыксыз. Шуңа күрә барлык хуҗалыкларга да кимендә ун көнлек – ике атналык ягулык запасы тотарга киңәш итәбез. Эш тукталып калмасын өчен һәрвакыт запас булырга тиеш», – диде министр.
Аның сүзләренчә, Татарстанда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме өчен 16,7 млрд сум каралган – бу узган елгы дәрәҗәдә. Федераль бюджеттан 4,3 млрд сум, республика бюджетыннан 12,4 млрд сум бүлеп биреләчәк.
«Алучыларга 5,7 млрд сум субсидия тапшырылды инде, бу еллык лимитның 34 проценты. Июнь-июль айларында зур күләмдә акча күчерергә планлаштырабыз», – диде министр.
Татарстанда бөртекле культураларны киметү хисабына, май культуралары мәйданын арттырганнар
«Татарстанда чәчү төгәлләнде. Быел республикада ашлыкка бәя арзан булу сәбәпле, күпкә отышлырак культуралар файдасына чәчү мәйданнары структурасын кабат үзгәрттеләр. Узган ел белән чагыштырганда, май культуралары мәйданы 87 мең гектарга, шул исәптән көнбагыш мәйданы 55 мең гектарга һәм рапс мәйданы 43 мең гектарга арттырылды», – диде Марат Җәббаров.
«Инде берничә ел рәттән бөртекле культуралар мәйданын киметәбез. Шул ук вакытта рапс, көнбагыш мәйданнарын арттырабыз», – диде ул.
Быел чәчү мәйданнары 2,5 млн гектар булган, шул исәптән 1,6 млн гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Бөртеклеләр 1,2 млн гектарны, май культуралары 669 мең гектарны, шикәр чөгендере 53,1 мең гектарны, ә азык культуралары 616 мең гектарны биләп тора.
Министр сүзләренчә, хәзер авыл хуҗалыгы терлекләре өчен азык әзерләү бара. Моннан тыш, үсемлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан саклау, шулай ук корылык шартлары булган очракта уңыш булдыру буенча эшләр башкарыла.
«Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, май – июньдә республика буенча уртача 45 мм явым-төшем булган, бу күпьеллык күрсәткечләрдән 36 процентка кимрәк. Эффектив температуралар суммасы киресенчә, нормадан артып китә», – диде авыл хуҗалыгы министры.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Бөртеклеләргә бәя үзгәрешсез, дияргә була»
Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында элегрәк аңлатуларынча, бөртекле культураларга бәя Россиядә тулай җыем югары булу, экспортка чикләүләр һәм ашлыкның күчмә калдыклары күп булу аркасында кими. Хәзер Татарстан элеваторларында 767 мең тонна ашлык саклана, диде Марат Җәббаров.
«Бөртеклеләргә бәя үзгәрешсез, дияргә була», – диде ул.
Мәсәлән, өченче класслы бодайның НДС белән уртача сатып алу бәясе бер тонна өчен 14,3 мең сум. Дүртенче класслы бодайның бер тоннасы 12,7 мең, фураж бодае 11,7 мең, арыш һәм азык арпасы 12,1 мең сум.
«Бөртекле культуралар җитештерүчеләрнең сатылган ашлыкка чыгымнарын каплау өчен федераль ярдәм быел да гамәлдә. Республикада җитештерүчеләргә сатылган 206 мең тонна ашлык өчен 301 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелде», – диде министр.
Узган елда бөртекле продукция экспорты түбән булган, тик быел ул тугыз тапкырга артып, 8 млн долларга җитте, дип өстәде ул.
«Әчетелгән сөт продукциясе, ак май, сыр һәм эремчек җитештерү кими»
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен сөткә бәя төшү һәм сөт продукциясе запаслары арту тагын бер актуаль мәсьәлә булып кала, диде Марат Җәббаров.
«Кызганыч, сөт чималына бәя артмый. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында чималга уртача бәя 20 процентка ким һәм НДСны исәпкә алмыйча, бер килограмм өчен 33,23 сумны тәшкил итә», – диде ул.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Зур эшкәртү предприятиеләрендә сатып алуның уртача бәясе НДСны исәпкә алмыйча бер кг өчен 33,86 сум. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кайнамаган сөтнең сату бәясе бераз кимрәк – 25,20 сум, һәм бу 2025 елның шушы чорына караганда 31 процентка түбәнрәк.
«Республика предприятиеләрендә көн саен якынча 4 мең тонна сөт эшкәртелә. Әчетелгән сөт продукциясе, ак май, сыр һәм эремчек җитештерү кимү күзәтелә. Кимү проценты зур түгел, әмма бар», – диде министр.
Җитештерү кимүнең төп сәбәбе – кулланучыларда әзер сөт продукциясенә ихтыяҗ кимү, җитештерүчеләрнең складларында боларның запаслары туплану, дип аңлатты ул. Марат Җәббаров сүзләренчә, бу кайнамаган сөт эшкәртү күләмен мәҗбүри киметүгә китергән.
«Бу гомумроссия тенденциясе. Без әлеге мәсьәлә буенча Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Сөт җитештерүчеләр берлеге, хуҗалыклар, эшкәртүчеләр, кооперативлар белән элемтәдә торабыз. Эш юнәлешләрен билгелибез», – диде ул.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Республикада сыерлар санын һәм сөт җитештерүне киметү планлаштырылмый»
Татарстанда сөт продукциясе запасларын сату өчен аны чит илләргә җибәрүне үстерәләр. Быел 3,5 мең тонна продукция экспортланган инде, бу 2025 елның шушы чоры белән чагыштырганда 53,3 процентка күбрәк, дип хәбәр итте Җәббаров.
Чит илләрдә барыннан да күбрәк сөт сывороткасы, сөт, сөт өсте, туңдырма, сырлар һәм эремчек җибәрәләр. Республикадан сөт продукцияләрен Таможня союзы, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә экспортлыйлар.
«Бу эшне көчәйтергә тырышабыз. Тик шулай да, әлегә эчке базар тотрыкланмыйча, вазгыятьне экспорт белән генә тигезләп булмый. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, бигрәк тә сөт белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтәбез. Бу финанс киеренкелеген бераз булса да киметә», – диде министр.
Вазгыятьне тотрыкландыру өчен апрельдә республика һәм федераль бюджетларыннан җитештерүчеләргә сөт җитештерү өчен 504,7 млн сум һәм кайнамаган сөтне азык продукциясенә эшкәртү өчен 177,7 млн сум субсидия бирелгән.
Авырлыкларга карамастан, республикада сыерлар санын һәм сөт җитештерүне киметү планлаштырылмый, диде Марат Җәббаров. Киресенчә, быел сөт җитештерүне 75-80 мең тоннага арттыру планлаштырыла.
«Вазгыять гел болай булмаячак. Без хуҗалыклар белән даими очрашулар уздырабыз. Әлегә хуҗалыкларның планнары – сөт җитештерүне арттыру. Шуның хисабына үзбәя түбәнрәк булачак. Без үзбәя түбән булган Белоруссия һәм башка илләр тәҗрибәсен өйрәнәбез. Тик шартларның бер төрле булуын күрәбез», – дип йомгаклады республиканың авыл хуҗалыгы министры.
Чыганак: «Татар-информ», Надежда Гордеева