Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрҗәннән эчке кием үрүче мөслимә блогер 5нче баласының җенесен белү бәйрәме оештырган

news_top_970_100
Мәрҗәннән эчке кием үрүче мөслимә блогер 5нче баласының җенесен белү бәйрәме оештырган
Фото: Эльза Зигантдинованың социаль челтрәдәге сәхифәсеннән

Мөслимә блогер, 4 бала әнисе Эльза Зигантдинованы (Elza Zaza) каенанасы белән кызыклы видеолар буенча, дини чараларны оештыруда катнашучы, мәрҗәннән кечкенә сумкалар һәм эчке киемнәр үрүче буларак беләләр.

Ул бишенче баласын көтә, һәм, шул уңайдан, күп балалы гаилә «гендер пати» оештырган. Гаиләдә 3 малай һәм 1 кыз үсә иде. Билгеле инде, кызларына иптәш – сеңелкәш турында хыялланган.

Бәйрәмдә бәби тавышы белән «очрашуга кадәр» дип яңгырый, һәм һавага кызыл буяу атыла. Димәк, кыз булачак. Бу яңалыкка ата-ана шатлана, ә булачак апа шатлыгыннан күз яшьләрен тыеп тора алмый. Бер-бер артлы туган малайлар әлегә тиздән абый булачакларын һәм аларны нәрсә көткәнен аңлап бетерми.

Блогерның виртуаль дуслары изге теләкләрен җиткерә һәм, кызының хис-кичерешләре иң самими, дип билгеләп үтәләр.

Мөслимә блогер еш авырга узуының сәбәбен һәм ирне өйгә иртә кайтару ысулын күрсәткән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 август 2024
    Исемсез
    👎👎👎мөслимә имеш...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100