Кичә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәчетендә Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкярләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова инициативасы белән «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабировны искә алу кичәсе узган. Бу турыда журналист, блогер Рәмис Латыйповка сылтама белән «Татар-информ» яза.
Радик Сабиров бер атна элек вафат булды.
«Бүген Радик Рәшит улы вафатына җиде көн. Радик Сабиров 2006-2011 елларда Казан университетының татар факультеты деканы урынбасары булып эшләгән иде. Мәҗлескә аның белән бергә эшләгән татфак мөгаллимнәре, дуслары, «Татар ядкярләре» проекты буенча хезмәттәшләре чакырылган иде. Кылган догалар кабул булсын», – дип хәбәр итә Рәмис Латыйпов.