news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәрҗани исемендәге мәктәп укытучысы туган тел укытучыларының бөтенроссия бәйгесендә җиңде

news_top

23 ноябрь көнне Казанның КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Зилә Батырова Махачкала шәһәрендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган Туган тел укытучыларының XVIII Бөтенроссия мастер-класс фестиваль-бәйгесендә «Укытучы-патриот» номинациясендә җиңгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Финал этабы Дагыстандагы «Россия — минем тарихым» тарихи паркында узган. Бәйге финалында Россиянең 15 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан, Башкортстан, Чечня, Карачай-Черкесия Республикасы, Кабарда-Балкар Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе һәм башка төбәкләрдән педагоглар катнашкан.

Финалистлар авторлык методикасы белән дәрес өзеген күрсәткән һәм милли костюмнарны тәкъдим иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар