news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Маралларга – чип, кошларга – ирек: Татарстандагы фермадан репортаж

Яшел Үзән районындагы «Зөя (Свияжск) аучылык хуҗалыгы» базасындагы фермада асралучы маралларга микрочип куйдылар. Татарстанда маралларны мондый ысул белән исәпкә алу – яңа тәҗрибә. «Интертат» хәбәрчесе фермада булып, бу эшнең ничек барганын күзәтте.

news_top
Маралларга – чип, кошларга – ирек: Татарстандагы фермадан репортаж
Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Фермага килеп туктауга, безне Татарстанның хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү үзәге директоры Алексей Астафьев һәм баш белгеч Ренат Баһаветдинов каршы алды. Мараллар янына алып барганчы, алар фермада яшәүче башка җәнлекләрне дә күрсәтеп чыктылар. Биредә мараллар гына түгел, куяннар, әтәч-тавыклар, енот, енотсыман эт һәм төрле кошлар да бар. Һәркайсының үз тарихы.

Мәсәлән, Борис исемле енот моңа кадәр хуҗалары белән шәһәр фатирында яшәгән. Соңрак аны фермага китергәннәр. Элеккеге хуҗалары Борисны онытмаган: хәлен белергә килеп йөриләр икән. Җәнлекне шоколад ашарга да алар өйрәткән булган.

Борис исемле Енот

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Монда Борис кебек «ятим балалар» күп. Хайванны алга таба карый алмасалар, фатирларында тота алмасалар, әлеге фермага тапшыралар. Ренат Баһаветдинов сүзләренчә, аеруча куяннарны китерүчеләр күп икән.

Борис янында енотсыман эт яши. Аның бер аягы юк. Җәнлекне урманда тапканнар: ул капкынга эләккән булган һәм шуның аркасында бер аягын югалткан.

Өч аяклы енотсыман эт

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Бераз читтәрәк бөркет утыра иде. Ул канатларын кагып, очарга омтылып карый, әмма канатлары җәрәхәтләнгән, бер аягы исә бинтланган. Аны бирегә аучылар алып килгән.

– Кешеләр карарга күп киләме?

– Хәзер юк, хайваннар да әзрәк. Бервакыт блогерлар реклама ясаганнар иде. Шул вакытта күп кеше килеп алды. Быел халык әзрәк булды. Монда күбрәк җирле халык килә, – дип сөйләде баш белгеч Ренат Баһаветдинов.

«Микрочип ярдәмендә һәр хайванга шәхси номер беркетелә»

Ферманың кечерәк җәнлекләре белән танышып чыкканнан соң, мараллар янына юнәлдек. Бу вакытта алар киң кырда көтүләре белән йөри иде. Ара-тирә сәеррәк тавышлар да ишетелеп куя. Бу маралларның авазлары булып чыкты.

Көтүдә ана һәм ата мараллар да бар. Бер мәлдә ике яшьлек ата маралның әле дә әнисенең җиленен имәргә маташуын күрдек. Мөгезләре инде шактый үскән, әмма һаман балачак гадәтен ташламаган. Көтү арасында зур гәүдәле, киң мөгезле өлкән ата мараллар да күренә иде.

– Бусы әле чипланмаган. Бүген чиплаштыра алмыйбыз, мөгезләре комачаулаячак. Яз көне мөгезләрен алыштырган вакытта чип куячакбыз, – дип аңлатты Алексей Астафьев. Аның сүзләренчә, мараллар елга бер тапкыр мөгез яңарта.

Микрочипны маралның муен өлешенә тире астына кертәләр. Бу бик җиңел эш кебек тоелырга мөмкин. Әмма моңа кадәр көчле һәм бик хәрәкәтчән хайванны хәрәкәтсезләндерергә дә кирәк.

Маралларны махсус җайланма белән хәрәкәтсезләндерделәр

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Башта кырда йөргән маралларны утарга кудылар. Шул нәрсә генә дә күп вакытны алды. Аннары аларны берәм-берәм махсус җайланма урнашкан җиргә керттеләр. Ул җайланма маралны ике яктан сак кына кысып тота. Бу маралның үзенә дә, аның белән эшләүче белгечләргә дә җәрәхәтләнмәс өчен кирәк. Хайван тынычлангач кына ветеринарлар эшкә керешә: чип куялар, колагына бирка тагалар, кан алалар һәм вакцина ясыйлар.

– Бүген без берничә төрле процедура үткәрдек. Беренчесе – хайваннарны идентификацияләү. Моның өчен тире астына микрочип кертелә һәм хайванга бирка тагыла. Бу ни өчен кирәк? Без һәр хайван турында тулы мәгълүмат белеп торырга тиеш. Микрочип ярдәмендә һәр хайванга шәхси номер беркетелә. Аның җенесе, яше, кайдан китерелүе һәм кем карамагында булуы турындагы мәгълүмат «Хорриот» федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертелә. Хайванны башка урынга күчергән очракта, «Меркурий» системасында ветеринария озату документы рәсмиләштерелә, – дип сөйләде «Яшел Үзән районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы урынбасары Наталья Гордеева.

Мараллардан кан да алдылар һәм вакцина ясадылар

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Чиплаштыру белән беррәттән, бу көнне мараллардан йогышлы авыруларга тикшерү өчен кан да алдылар һәм себер түләмәсенә каршы вакцина ясадылар.

Шулай итеп, маралларны чиплаштыру – хайванга аерым номер бирү генә түгел. Ул һәр хайван турындагы мәгълүматны системалы рәвештә алып барырга, күчерелгән очракта аны күзәтергә һәм ветеринария контролен алып барырга ярдәм итә. «Бу процедураларны авыл хуҗалыгы хайваннарын ящур, бруцеллез, котыру һәм себер түләмәсе кебек аеруча куркыныч авырулардан саклау өчен дә үткәрәбез», – диде Наталья Гордеева.

Чиплар куйганнан соң маралларны ашатып алдылар. Аларга солы, бодай, борчак, кукуруздан торган катнаш азык ашаталар. Рационда люцерна, салам һәм печән дә бар.

«Алтай маралларын алып кайттылар»

«Зөя (Свияжск) аучылык хуҗалыгы» – Татарстанның хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү үзәге карамагындагы хуҗалык. Бүген фермада якынча 70 марал яши. Аларны 2012 елда Алтай якларыннан алып кайтканнар.

– Максатыбыз – Татарстанның аучылык ресурсларын баету иде. 2012 елда Татарстан Рәисе кушуы буенча Алтай маралларын алып кайттылар. Хәзер алар инде җирле шартларга тулысынча ияләште. Инде ике тапкыр кыргый табигатькә Биләр һәм Мишә заказникларына чыгардык, – дип сөйләде Алексей Астафьев.

Алтайдан кайтартылган Татарстан мараллары

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Хуҗалыкның киләчәккә планнары да зур. Биредә экологик сукмак булдырырга, туристларны кабул итәргә һәм күпфункцияле үзәк ачарга ниятлиләр.

– Урыны бик матур, ерак та түгел. Туристлар килеп, Алтай маралларының ничек яшәвен күрә алсын өчен экологик сукмак ясарга телибез. Шулай ук күпфункцияле үзәк төзү планы бар. Анда туристлар, аучылар һәм балыкчылар урнаша алыр иде, – диде үзәк директоры.

Чиплаштыру процедурасыннан соң безне тагын бер вакыйга көтә иде: моңа кадәр фермада яшәп, тернәкләнү узган 3 кошны иреккә җибәрү.

Чеглок – лачынсыманнар гаиләсенә керүче ерткыч кош. Ул кечкенә тычканнарны шулай ук вак кошларны тота. Безгә кошлар битараф булмаган кешеләр аша килеп эләгә. Җәрәхәтләнгән кошны табып китерәләр: кайсының канаты, кайсының аягы имгәнгән була. Бу кош бездә, ялгышмасам, якынча 2 ай яши инде. Хәзер ул иреккә чыгарга әзер. Бераздан аны табигатькә җибәрәчәкбез, барысын да үзегез күрерсез. Исемнәр бирмибез, чөнки аларга ияләшергә теләмибез. Алар кыргый табигатьтә яшәргә тиеш, – диде Алексей Астафьев.

Шуннан соң ферма хезмәткәрләре кошларны очыртып җибәрде. Безнең күз алдында 2 чеглок һәм карчыга канатларын киң җәеп күккә күтерелде.

Карчыганы иреккә җибәрер алдыннан

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар