«Манзара» тапшыруының алып баручысы Ильяс Шәяхмәтов әти булды
Изге Рамазан аенда әти-әнисен сөендереп, уллары Мөслим туган.
«Бүген 15 май көнне мин әти булдым. Әлегә хисләремне аңлап бетермим, тик мин бик бәхетле кеше. Котлауларыгыз өчен рәхмәт!» - дип шатлыгы белән уртаклашкан яшь әти.
«Шәп яңалыыык! Ильяс белән Эльвира кичә, Гаилә көнендә әти-әни булдылар! Изге Рамазан аенда аларны сөендереп, уллары Мөслим туган! Ильяс, улың синең кебек изге җанлы, җор телле, шат күңелле, Эльвира кебек чибәр һәм тыйнак булсын! Сезнең өчен мин бик шат! Тигезлектә үстерегез, озын гомерле, бәхетле бала булсын! Амин!» — дип язган алып баручы Әдилә Сәфәрова.
Инстачылар да ихлас, матур теләкләрен җиткергәннәр.