Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маньяк кулыннан үлгән Дарья Максимованың әнисе: «Үтерүче үлем җәзасына лаек»

2011 елда Аккош күле янында көпә-көндез Дарья Максимованың үтерелүе аяз көнне яшен суккандай тәэсир иткән иде. «Казан маньягы»на карата гадел хөкемне кызның әнисе ун елдан артык көткән. Ул үтерүчегә иң югары җәза сорый. Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

news_top_970_100
Маньяк кулыннан үлгән Дарья Максимованың әнисе: «Үтерүче үлем җәзасына лаек»
Птицын биш кызга һөҗүм итүдә һәм ике кешене үтерүдә гаепләнә. Ир үз гаебен таныган.
Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

Маньяк кулыннан һәлак булган кызларның әниләренә, үткәннәргә кире кайтып, шул кайгылы көннәрне һәм барлык детальләрне хәзер – 11 елдан соң искә төшереп сөйләргә туры киләчәк. Быел, 15 август көнне Татарстан Югары суды «Казан маньягы» эше буенча зыян күрүчеләрдән сорау ала башлады. Судта үтерүченең корбаны була язып калган башка хатын-кызлар да күрсәтмә бирәчәк.

Татарстан Югары суды «Казан маньягы» эше буенча зыян күрүчеләрдән сорау ала башлады.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

2011 елда һәлак булган Даша Максимованың әнисе мәхкәмә сорауларына җавап бирде. Ана бүгенгә кадәр кайгы хисләреннән арына алмаган.

«Мин бик дулкынланам. Хәтта хәзер сөйли дә алмыйм», – диде Марина Максимова суд процессы башланганчы.

Гаиләдә бердәнбер кызын үтерүчене хөкем итүләрен хатын 11 ел көтә. Җинаять эше ябык режимда карала, дәүләт гаепләүчесе – Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков шәхсән үзе. Хөкем ителүче эскәмиясендә – Казанда яшәүче 50 яшьлек Игорь Птицын.

«Минемчә, ул үлем җәзасына лаек. Әгәр үлем җәзасына мораторий гамәлдән чыгарылса, мин аңа иң югары җәза чарасын сайлауны сораячакмын», – дип белдерде Марина ханым.

Бер схема буенча эшләгән

2011 елның җәендә Аккош күлләре һәм Тирән күл тирәсендә маньяк йөрүе турында сүз чыкты. Социаль челтәрләр шушы күлләр тирәсендәге урманнарда кызларга һөҗүм итүче ир турында хәбәрләр белән тулды. Җинаятьче бер схема буенча эш иткән: корбаннарын велосипедта куып тоткан яки аларны куак артында көтеп торып, арттан һөҗүм иткән.

Җинаятьченең беренче корбаны – 17 яшьлек Инна чак кына исән кала. Кыз Тирән күл тирәсендә йөреп килергә дип китә һәм югала. Аны коткаручылар һәм волонтерлар эзли. Юрганга төрелгән кызны урманда табып алалар. Ул берничә көн комада ята. Аңына килгәч, кыз үзенә кем һөҗүм иткәнен искә төшерә алмый.

Бераздан Казанны тагын бер вәхши җинаять тетрәндерде: Воровский урамындагы урман полосасында 16 яшьлек кызның мәете табылды. Ксения җиргә йөзтүбән яткан була, джинсы чалбары, эчке киеме төшерелгән... Экспертиза ачыклаганча, кызның башына нәрсә беләндер сукканнар һәм көчләгәннәр.

Бөтен илне тетрәндергән фаҗига

17 яшьлек Дарья Максимованы үтерү – Игорь Птицынның җинаять эшендә иң күп шау-шу куптарган вакыйга. Яшь, чибәр кызның үлеме бөтен илне тетрәндерде.

2011 елның 19 августында Даша ялгыз гына Тирән күл буенда кызынып ята. Аңа егетләр бәйләнә башлый. Бу дүртләр тирәсе була. Кыз, куркып, дус егетенә шалтырата һәм каршы алырга килүен сорый. Килеп җиткәнен көтеп тормыйча, Даша каршы китә, абыйсының хатынына шалтырата, егетләрнең бәйләнүен әйтә. Теге егетләрнең артыннан баруын күреп ала һәм, төп юлдан читкә тайпылып, сукмак буйлап кереп китә.

Нәкъ менә шул вакытта җинаятьче кызны куып тоткан һәм аның артыннан башына суккан, дип фаразлый тикшерүчеләр. Экспертиза кызның беренче сугудан ук үлүен ачыклаган. Кыз һөҗүм алдыннан тагын бер тапкыр абыйсының хатынына шалтыраткан була, ул соңыннан, суккан һәм чирәмнән кешене өстерәп барган кебек тавыш ишеттем, дип сөйләгән.

Даша артыннан килгән егете аның шәрә, канга баткан мәетен урманда табып ала.

Гаиләдә бердәнбер кызын үтерүчене хөкем итүләрен ана 11 ел көтә.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

«Нинди үкенү булырга мөмкин? Ул минем кызымны кире кайтармаячак»

Даша Максимованы үтерү эшен кайнар эзләр буенча тикшерү нәтиҗә бирми. Берничә ел эчендә тикшерүчеләр күп кенә версияләрне, шикле кешеләрне тикшерә, әмма аларның берсе дә дөрес булып чыкмый. 

Бу хәлнең очына узган елның язында, Казанга Мәскәү криминалистлары төркеме килгәч чыгалар. Тикшерүчеләр берничә җентекле ДНК экспертизасы үткәргән, аларның нәтиҗәләре Игорь Птицынга китергән. Бу ир-ат тыныч кына яшәгән, Казан заводларының берсендә сакчы булып эшләгән.

Тикшерү барышында Птицынның җинаять эшендә яңа эпизодлар чыга. Нәтиҗәдә, ул биш кызга һөҗүм итүдә һәм ике кешене үтерүдә гаепләнә.

Ир үз гаебен таныган. Һәлак булган кызларның әниләре аның өчен иң каты җәза көтә.

«Монда нинди гафу итү булырга мөмкин? Нинди үкенү булсын? Бу – минем кызымны кайтармаячак. Ул Дашаны гына түгел, бөтен гаиләбезне дә үтерде», – диде мәрхүмәнең әнисе «Татар-информ» белән әңгәмәдә.

Якын арада Югары суд тагын берничә зыян күрүчедән сорау алачак, шуннан соң шаһитларны тыңлаячак. Тик хәтта бу этапта да тикшерүләрнең нәтиҗәсе ачык күренә – Птицынга гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Дарья Максимова – 1993 елгы, өч балалы гаиләдә төпчек бала. Россия хокук академиясенең Казан филиалында укыган. Уку йортындагы матурлык конкурсында катнашкан. Дарьяга бәйләнгән егетләрне дә ачыклыйлар. Алар Кавказдан. Тикшерүнең башлангыч этабында бу – төп версия була. 

17 яшьлек Дарьяга багышлап, «Дарья Небесный Ангел Максимова» дигән төркем дә ачылган. Анда Дарьяның фотоларын урнаштыралар. 

Елена Сәлахова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100