Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маньяк ир-ат ике ел буена подвал казыган һәм үсмер кызны урлап, шунда бикләгән

12 яшьлек баланы берничә көн эзләгәч, табалар.

news_top_970_100
Маньяк ир-ат ике ел буена подвал казыган һәм үсмер кызны урлап, шунда бикләгән
https://pixabay.com

Алтай краендагы Бийск районында яшәүче Олег Лавкинны полиция эзли. Ул 12 яшьлек кыз баланы урлаган һәм берничә көн тоткын итеп тоткан. Олег бала батып үлде дип уйласыннар өчен тырышкан. Ләкин аннары кызны полиция һәм йөзләрчә волонтер эзләгәнен белгәч, җинаятьченең нервлары чыдамаган. Ир-ат баланы җибәргән. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Күршеләре сүзләренчә, Лавкинның участогы гел металлолом, иске покрышкалар, корыган агачлар белән тулы була. Бу тәртипсезлектә хуҗаның чынлыкта нишләп ятуы да аңлашылмый. Ә чүп-чар исә җинаятькә әзерлекне яшерү өчен бер пәрдә була.

Полиция ачыклаганча, Лавкин ике ел буена подвал казый, аны төзекләндерә. Соңгы ике тәүлектә биредә 12 яшьлек кыз бала тоткын була. Лавкин баланы урлаган һәм күпме тотарга җыенганы билгесез.

Бәхеткә, бала өенә исән-сау кайта. Җинаятьче үсмер кыз югалу зур резонанс тудыруын аңлап алгач, баланы җибәрә, үзе качып китә. Хокук саклаучылар Лавкин корбанын күптән эзләрлекләп йөргән дип фаразлый.

Маньяк кызны су буеннан урлый. Велосипедта йөрүче бала елга буенда Лавкинга тоткынлыкка эләгә. Соңрак аның велосипедын биредә табалар. шуңа күрә башта бала батып үлгән дип фаразлыйлар.

Ләкин башка версияләрне дә карыйлар. Шулай итеп Бийск читендә металлолом җыю белән шөгыльләнүче Лавкиннан шикләнә башлыйлар. Күршеләре аны ябык, сәер кеше дип сөйли. Ул моңа кадәр наркотиклар өчен хөкем ителгән булган. Аны федераль эзләүгә биргәннәр.

Бала белән психологлар эшли, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100