Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Маньяк икәнеңне күптән белә идем»: әнисе җинаятьче улын ахырга кадәр яклаган

Түбән Новгородта утырып чыккан 37 яшьлек ирнең педофил икәнен беләләр, әмма берни дә эшли алмыйлар - җинаять кылмаган бит әле. Ә бу ир балаларга бәйләнүен дәвам итә. Бу хәл бездә булмаса да, андый хәлләр булуы ихтимал, гыйбрәт булсын дип тәкъдим итәргә булдык.

news_top_970_100
«Маньяк икәнеңне күптән белә идем»: әнисе җинаятьче улын ахырга кадәр яклаган
NN.RU

Түбән Новгород өлкәсенең Городец шәһәрендә Добрая һәм Счастливая урамнарында яшәүчеләр утырып чыккан 37 яшьлек Иван Белоусов белән берничә ел күрше булып торган. Күршеләре аның ягына бик сагаеп кына караган, үз балаларына бу ир-ат белән сөйләшмәскә, аралашмаска кушкан. Шәһәр халкы әйтүенчә, зэк үзе балаларга бәйләнгән, аларны өенә чакырган.

Иван Белоусов балалар мәйданчыгына килергә яраткан. Балаларга сок тәкъдим иткән, үзенә чакырган.

...«Ул безнең кызларга үзе белән кибеткә барып сок алырга тәкъдим иткән».

«Һәм телефон алырга аның өенә баруны сорады».

«Ул безнең дустыбызга тиде, ә соңыннан дустыбыз аның аягына типте. Тегесе егылды да, дустыбыз йөгереп китте»...

Балалар аның турында шулай дип сөйләгән. 

Социаль челтәрләрдә аннан сак булырга өндәп постлар урнаштыралар. Ирләрне «акыл утыртырга» өндиләр, моңа хатыннар каршы чыга – ирләр акыл утыртыр да, аннары аларны утыртып куярлар… Шулай түзеп яшиләр.

Иван Белоусовны яклаган бердәнбер кеше – аның 73 яшьлек әнисе була. Әмма берзаман кешеләр, чираттагы бер сүз таралганнан соң түзми, Иванга «самосуд» ясарга бара һәм буш фатирда шушы карчыкның мәетен таба. Ул әнисен үтереп, чыгып качкан була.

NN.RU басмасының махсус хәбәрчесе Городец шәһәренең Добрая урамына барып, бу катлаулы хәлгә ачыклык кертергә тырышкан.

«Гомер буе бөтен кешене яшеренеп карап йөрде»

«Бу – кеше дә түгел инде... Кабәхәт булып туган», – дип сөйли Николай Кривоносов күршесе турында, ишектән башын гына чыгарып.

Николай Кривоносов Добрая урамына 37 яшьлек Иван Белоусов белән бер вакытта шәһәр үзәгендә авария хәлендәге йорттан биш ел чамасы элек күченә. Николай Кривоносов Иванны әле балачагыннан ук белгән. Иван аның кызы белән бер мәктәптә укыган.

«Гомер буе бөтен кешене яшеренеп кенә карап йөрде инде ул. Ул чирле булган, һәм беркем дә белмәгән бит шуны. 15 яшенә кадәр әнисе белән йоклагандыр әле», – дип сөйли пенсионер.

Элек Белоусов аеруча куркыныч җинаять өчен утырып чыккан. Ул 15 яшендә иптәше белән бер малайны көчләгән булган.

Җиде ел элек ул дус хатыны белән инвалидны – бергә яшәгән хатынының әнисен талаган. Ике елдан соң, шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгарыла һәм административ күзәтчелекне бозган өчен тагын утыра. Чираттагы тапкыр кулга алынганчы, Иван Белоусов үзен гел яклап торган карт әнисе белән бергә яшәгән.

Күршеләре аны үтерергә барган

Күршеләре Иванның кыланмышларына бер генә мәртәбә зарланмаган. Добрая һәм Счастливая урамнарында чәчәк күп үсә. Алар алсу, зәңгәрсу һәм ком төсендәге кечкенә генә өч катлы өйчекләрдә чәчәк атып утыра. Ул шул клумбадагы чәчәкләре өзгән, әле балалар уйный торган мәйданчыкта тәмәке төпчекләре ташлап калдыра торган булган.

9 нчы йорт каршында битләре тырналып беткән, кырык яшьләр чамасындагы бер ир-ат басып тора. Янәшәсендә – бер малай. «Сез язачаксызмы? Мин ничек булган, барысын да сөйләп бирәм, әмма мине төшермәгез», –  дип, бик катгый тонда әйтте Василий Жуков (исеме үзгәртелгән).

Әнисен үтергәч, Белоусов шушы фатир тәрәзәсеннән чыгып качкан.

Фото: © 

Ул «ВКонтакте» социаль челтәренә кергәч, администрациягә мөрәҗәгать итеп язылган язманы күрә. Анда Иван Белоусовның бәләкәй малайларга һәм кызларга бәйләнүе язылган була. Жуков бер иптәше белән бу хәлгә ачыклык кертергә уйлый.

«Чыраен җимереп кайтыйк, дип бардык, – ди Василий. – Ишегенә шакыдык, шакыдык... Беркем чыкмый, җавап бирми. «Барыгыз, теге якка чыгып торыгыз, йә качып китәр», – дидем малайларга».

73 яшьлек пенсионерканың мәетен шушы бүлмәдә табалар.

Фото: © 

Аларның Иван янына килүен күршеләре Николай Кривоносов та күрә. «Без хәзер аны үтерәбез», – диделәр. Рәхим итегез. Мин шат кына булам. «Полиция чакыртыгыз, аны монда алып чыгарлар, сез шунда җәзасын бирерсез. Ә үзегез керсәгез, анда аның әнисе бар. Улын карават астына яшерәчәк. Йә тәрәзәдән чыгып качачак ул», – дидем. Шуңа тәрәзә янына бардылар да алар», – дип сөйләде Кривоносов.

Ә тәрәзә ачык булган. Өй эчендә караңгы... Телефон фонаригын яктырткач, идәндә яткан гәүдәне күреп алалар, аның тәне кара көйгән була. Бу Белоусовның 73 яшьлек карт әнисе булып чыга. Ә фатирда беркем булмый.

Балалар мәйданчыгыннан бераз читтәрәк, олпат гәүдәле, җирән мыек-сакаллы бер ир-атны очраттык. Бу – Василий Гришин, җирле активист. Ул ел ярым элек шәһәрдәге пляжда Белоусовны 12 яшьлек кыз өстеннән сөйрәп төшерүен сөйләде.

«Кешеләр аның балаларга бәйләнгәнен белә, әмма дәшмиләр. Кешеләргә нәрсә булган соң? Алар менә минем кебекләргә тынгылык бирми... Без алар өчен начар, – дип сөйләде үзенең актив позициясе өчен күршеләре белән берничә мәртәбә конфликтка кергән Гришин. – Участковыйлар да хокук бозучы яклы. Гариза язганда безне тәнкыйтьлиләр, ачуланалар, безгә тынгы бирмисез, диләр».

Күршеләре сөйләгәнчә, берничә атна элек, төнлә Белоусов фатирыннан кычкырган тавышлар ишетелгән. «Синең маньяк икәнеңне күптән белә идем инде!» – дип акырган бер хатын-кыз. Бактың исә, бу – Белоусовның иптәш хатыны булган, ул баласы белән Иван янына кергән булган һәм йоклап киткән. Ә уянгач, Белоусовның улын чишендергәнен, аның ыштанына кулын тыкканын күргән.

«Полиция чакырттылар, сораштырдылар. Ул, юк, бәйләнмәдем, диде», – дип сөйләде Николай Кривоносов.

Белоусовның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында шикләнерлек берни дә юк. Кече яшьтәге балалар белән мавыгуын турыдан-туры күрсәтә торган мәгълүмат та юк анда. Әмма секска мөкиббән икәне күзгә ташланып тора. Ул дистәләгән порноресурсларга язылган һәм интим-танышулар сайтының актив кулланучысы булган.

Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлекчәсе чыганагы мәгълүматына караганда, полициянең Белоусовны кулга алырга нигезе булмаган. Чөнки әти-әниләр гариза язмаган, күрәсең, элекке зэк белән бәйләнешүдән курыкканнардыр һәм кызларына-улларына бу ирдән ераграк торырга киңәш бирү белән генә чикләнгәннәрдер.

«1984 елгы ир-ат тарафыннан балигъ булмаган балаларга карата хокук боза торган гамәлләр кылуы турында гаризалар булмады», – дип әйттеләр NN.RU басмасына. 

Белоусов үзе балаларга бөтенләй бәйләнмәвен һәм күршеләренең аңа яла ягуын әйтә.

Беренче һәм соңгы корбаны

Белоусовның соңгы корбаны – үз әнисе. Хәер, монысын судка ачыкларга туры киләчәк. Элекке күршесе Мария Гарькова сөйләгәнчә, Белоусовның әтисе дә (ул 10 ел элек үлгән) гел полициягә эләгеп торган, хөкем ителгән булган. Ә иреккә чыкканнан соң хатынын мыскыл иткән, кыйнаган. Бала мондый хәлне күреп үскән, күрәсең, әтисен кабатлый башлаган.

«Белоусов тарафыннан балаларга карата көч куллану очрагы бер генә булмады. Егерме еллап элек ул бер кызга ташланган иде. Аның гаебен ачыкладылар микән, юк микән, белмим, әмма моның ул икәнен йорттагы бөтен кеше белә. Соңыннан бер малайны көчләделәр. Төрмәдән чыккач, подъездда бер хатынга пычак кадады... Мондый очракларны әллә никадәр санарга була инде», – дип сөйләде Гарькова.

Улы гел мыскыллап торса да, куркып беткән ана Ванясын гел яклап торган. Җиде ел элек Белоусов инвалид хатын-кызны талагач, әнисе, улының гаебен юарга теләп, ул хатыннан гафу үтенгән һәм үзе җыйган акчаларның бер өлешен аңа биргән.

«Ул гел кара көеп йөрде инде. «Нәрсә, улың кыйныймы сине?» – дип сорадым берсендә. «Син нәрсә инде, Коля, юк, юк», – диде. Беркемгә дә сөйләмәде», – диде күршеләре Николай Кривоносов.

Күршеләре әйткәнчә, үләренә бераз вакыт кала, хатын күршесеннән полиция чакыртуын сораган. Полицейскийлар килгән, әмма пенсионер улына каршы гариза язудан баш тарткан.

Хәзер Иван Белоусовка яңа срок яный. Бу юлы ул 15 елга төрмәгә утырырга мөмкин.

Иван Белоусов сөйләгәнчә, ул әнисен «белогорячка» аркасында ялгыш кыйнап үтергән. Тикшерүчеләр версиясе буенча, карчык улына аракыга акча бирмәгән.

Автор: Александр Виноградов, 76.ru сайты

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100