news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Манты рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан манты рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Манты рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: Камыр өчен: он – 500 г су яки сөт – 150 мл үсемлек мае – 50 г йомырка – 1–2 данә. Эчлек өчен: ит фаршы – 700 г бәрәңге – 500 г башлы суган – 300 г тәменчә тоз, борыч каймак яшел тәмләткечләр 

Эш барышы: Сузылучан хәлгә килгәнче камыр басып, аны тастымал яисә плёнка белән 20 минут каплап тотабыз.

Башлы суганны вак итеп, бәрәңгене* шакмаклап турыйбыз. Ит фаршын суган һәм бәрәңге белән бутап, тоз, борыч сибәбез.

Камырны 2 яки 3 кисәккә бүлеп, аларның һәрберсен 1,5–2 мм калынлыгында җәябез. Якынча 8х8 см лы шакмаклар ясыйбыз. Һәрберсенең уртасы­на эчлек салабыз. Каршы якларны тоташтырабыз.

Мантоварка тәлинкәләрен яисә муль­тиварка табасын үсемлек мае белән майлыйбыз һәм аларга мантыларны урнаштырабыз. Парда 40 минут пешерәбез.

Әзер мантыны табынга каймак белән бирәбез. 

*Бәрәңге урынына кабак та салыр­га мөмкин.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар