Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мансур Хәсәновның бөтен тормышы безнең өчен күркәм бер үрнәк булып тора»

Бүген Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты, Татар энциклопедиясе Институтының беренче директоры Мансур Хәсәновның туган көне. Институтның хәзерге директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев һәм тарих фәннәре кандидаты Булат Хәмидуллин бу олы шәхесне искә төшерә.

news_top_970_100
«Мансур Хәсәновның бөтен тормышы безнең өчен күркәм бер үрнәк булып тора»
selet.biz

Моннан 90 ел элек, 1930 елның 25 июнендә ТАССРның Зәй районы Бигеш (Бегишево, Түбән Аулаш) авылында күп балалы крестьян гаиләсендә Мансур Хәсән улы Хәсәнов дөньяга килә.

1937 елда ул мәктәпкә керә, ә 1948 елда Алабугада китапханә техникумын тәмамлый. Укуны кызыл диплом белән тәмамлаучыларның берсе буларак, аңа Мәскәүдәге китапханә эше институтына укырга юллама бирәләр. Әмма ул елларда егетнең гаиләсенең хәле бик авыр була, шуңа күрә Мансур эшкә урнаша — Поповка авылында изба-читальня мөдире вазифасына керешә. Ике ел эшләү дәверендә егетнең алга таба нинди һөнәргә күңелен багышлаячагы ачыклана, акыл хезмәтенә омтылышы ныгый. 1955 елда ул атаклы Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлап чыга.

Студент елларында уку төркеменең комсоргы була (комсомолда 1947-1952 елларда тора), аннары ул университет партия комитеты әгъзасы (1951 елның сентябреннән КПСС әгъзасы), татар әдәбияты кафедрасы парторгы, тарих-филология факультеты партбюросының секретарь урынбасары, КПССның Татарстан обкомының штаттан тыш инструкторы вазифаларын башкара.

Укуын иң яхшы билгеләргә генә тәмамлаган, Сталин стипендиясенә лаек булган Мансур Хәсәновны аспирантурага чакыралар. Хатыйп Усманов җитәкчелегендә ул 1937 елда репрессияләнгән күренекле татар җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның әдәби иҗатын өйрәнә. Мансур Хәсәновның бу хезмәте зур хөрмәткә лаек бер казаныш булып тора. Чөнки ул Галимҗан Ибраһимов тарафыннан иҗат ителгән барлык мирасны җентекләп тикшереп, анализлап, аның идея-эстетик кыйммәтенә гадел бәя бирә. Аның сәнгатьле сүз өлкәсендә иң зур осталарның берсе, зирәк акыллы сәясәт эшлеклесе һәм галим, татар халкының йөрәк түрендәге моң-зарлары һәм өметләрен кыю һәм актив белдерүче буларак игелекле исемен яңадан торгыза.

1958–1961 елларда Мансур Хәсәнович «Татарстан яшьләре» — «Молодежь Татарстана» газетасының баш мөхәррире. Бу басма ул елларда — ВЛКСМның ТАССР өлкә комитетының рупоры. 1960 елда М.Хәсәнов беренче китабын бастыра. «Галимҗан Ибраһимов (1887-1938): Тарихы һәм иҗатының кыска очеркы» дип аталган бу хезмәт 1964 елда татар телендә дә басылып чыга. 1961 елда М.Хәсәнов үзенең беренче (кандидатлык) диссертациясен уңышлы рәвештә яклый һәм үзен тәрбияләгән уку йортында әдәбият укытучысы буларак алга таба да эшләргә кала (1972 елдан ул татар әдәбияты кафедрасы профессоры).

Мансур Хәсән улының карашлары һәм фәнни кызыксыну өлкәсе формалашуда бер төркем күренекле гуманитар фән галимнәре зур роль уйный. Болар — М. И. Габдрахманов, Г. Б. Курляндская, Д. Г. Морозов, шулай ук аның кафедра буенча коллегалары — Якуб Агишев, Латыйф Җәләй, Мирза Мәхмүтов, Ибраһим Нуруллин, Диләрә Тумашева була. 1971 елда Мансур Хәсәнов үзенең икенче диссертациясен яклый. Аның фәнни хезмәте «Г.Ибраһимов иҗатының Окрябрьдән соң чорда эволюциясе» темасына була. Шулай итеп, 41 яшендә ул лаеклы рәвештә филология фәннәре докторы исеме ала (1974 елда — профессор). Шундый яшь килеш фән докторы булу - ул вакытларда сирәк очрый торган хәл. 1976 елда аны СССР Язучылар берлегенә кабул итәләр.

1961 елның маеннан М.Х.Хәсәновның төп эш урыны — КПССның Татарстан өлкә комитеты. Ул анда башта лектор, аннары мәдәният бүлеге мөдире, идеология бүлеге мөдире урынбасары, фән һәм мәктәпләр секторы мөдире, аннары фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире була. Бу вазифаларны башкару дәверендә Мансур Хәсәновичның эш белү һәм кешелеклелек ягыннан иң яхшы сыйфатлары күренә: ул үзен искиткеч тырыш, җаваплы җитәкче, алдына куелган авыр бурыч-мәсьәләләрне оператив хәл итә алучы кеше буларак таныта.

М.Х.Хәсәновның оештыру сәләте бигрәк тә Татарстан АССР Министрлар советы рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары вазифаларын башкарганда ачылып китә, бу җаваплы урыннарны ул 1971 елның маеннан 1992 елның июненә кадәр били. Мансур Хәсәнович ТАССРда фән, мәдәният, мәгариф үсеше мәсьәләләрен аеруча кайгырта. Үзенә йөкләнгән эшнең һәр өлкәсендә М.Х.Хәсәнов бөтен көчен куеп, үзен зур энергияле, максатчан, нык сүзле, принципиаль җитәкче итеп күрсәтә. Аңа югары иҗтимагый бурыч хисе, искиткеч хезмәт сөючәнлек, кешеләргә ихтирам кебек сыйфатлар хас булды.

Мансур Хәсән улы Хәсәнов 1963-1990 елларда ТАССР Югары Советының VI–XI чакырылыш депутаты, 1963–1971 елларда ТАССР Югары Советының халык мәгарифе һәм мәдәният буенча Даими комиссиясе рәисе, 1966–1991 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, 1971-1990 елларда ТАССРның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен бирү комитеты рәисе, 1993-2005 елларда Татарстан Президенты каршындагы Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе Комиссиясе рәисе булып тора. КПСС өлкә комитетында һәм ТАССР хөкүмәтендә озак еллар эшләве дәверендә безнең республикабызда гына түгел, илнең күп төбәкләрендә, хәтта СССРның югары җитәкчелеге каршында да Мансур Хәсән улы Хәсәновның абруе зур була.

Мансур Хәсән улы ТАССР Министрлар Советында озак еллар эшләү тәҗрибәсе туплап, республиканың фәнни потенциалын, матди-техник мөмкинлекләрен энәсеннән-җебенә кадәр белгәне аркасында беренче булып төбәктә Фәннәр академиясе булдыру идеясы белән чыга. 1991 елның 30 сентябрендә президент М.Ш.Шәймиев фәрманы белән Академиягә нигез салына. Шәймиевның бу эштә филология фәннәре докторы, профессор М.Х.Хәсәновка таянуы яңа аякка баскан академиянең уңышлы үсеше нигезе булып тора. Катлаулы чорлар булып истә калган 90нчы елларда Татарстан Республикасының фәнни оешмаларын, фән юнәлешләрен һәм фән мәктәпләрен саклап калу гына түгел, аларны ныгыту, үстерүгә дә ирешелә.

Тирән акыл, искиткеч интеллект һәм дәүләт эшчәнлегендәге зур тәҗрибәсе ярдәмендә Мансур Хәсән улы Хәсәнов Татарстан Фәннәр академиясе эшен җайга салуда бик катлаулы һәм әһәмиятле эшне башкарып чыга ала. Мансур Хәсәнович бу фәнни оешманы гамәлгә куючы академикларның берсе була һәм 1992 елның 24 гыйнварында академиянең гомуми җыелышында аның беренче президенты итеп сайлана. Бу вазифаны ул 2006 елның мартына кадәр башкара һәм эш дәверендә галимнәр алдында зур абруйга ия була. Аның максатка омтылучанлыгы, масштаблы фикерләве, кешеләрне һәм эшне тирәнннән белүе, һәрвакыт дустанә дә, шул ук вакытта таләпчән дә була алуы — болар барысы да аның Татарстан фәне лидеры буларак сыйфатларын билгели.

Мансур Хәсән улының оештыру өлкәсендәге эшчәнлеге аркасында Татарстан фәннәр академиясе берничә ел эчендә республиканың социаль-икътисади үсеше һәм интеллектуаль-рухи потенциалына зур өлеш кертә торган фәнни оешмага әйләнә.

Мансур Хәсән улы Хәсәновның фәндә шәхси кызыксыну өлкәсенә бәйле рәвештә, Татарстан Фәннәр академиясе Татарстанда яшәүче халыкларның гына түгел, бөтен Үзәк Евразиягә таралып яшәүче татар халкының да күп гасырлар буе тупланган тарихи-мәдәни мирасын фәнни әйләнешкә кертеп җибәрде. Академиядә моңарчы булмаган яңа фәнни юнәлешләрдә эш башланды. 1994 елда академия составында Татар энциклопедиясе институты ачылды. 1994-2010 елларда институтны академиянең президенты үзе җитәкләде. 1996 елда Тарих институтына нигез салынды.

Татарстан энциклопедия фәненең беренче карлыгачы булып 1999 елның көзендә «Татар энциклопедик сүзлеге» дөнья күрде. Ул Лондонда 30 мең данә тираж белән басылып чыкты. 704 битлек зур басмада 16 меңнән артык мәкалә, шулар арасында 7 мең биографик мәкалә дөнья күрде. Бу китапның чыгуы педагоглар, студентлар, журналистлар тарафыннан фәнии-белешмә ярдәмлегенә булган ихтыяҗны өлешчә каплады. Тагын өч елдан «Татар энциклопедик сүзлеге» татар телендә дә дөнья күрде. Татар энциклопедия институтының бу басмалары Татарстан гына түгел, аннан читтә дә фән, мәдәният өлкәсендәге зур вакыйга булып торды. Бу хезмәткә Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Саранск, Чабаксар, Киев, Минск, Кишинев энциклопедистлары югары бәя бирде. 2002 елда фундаменталь хезмәт — Татар энциклопедиясенең «А-Б-В» хәрефләренә беренче томы (672 бит, 3700 мәкалә, 1300 иллюстрация); 2005 елда икенче томы, аннары өченче, 2008 елда дүртенче, тагын ике елдан бишенче томы дөнья күрде. Нәтиҗәдә, «Татар энциклопедиясе»нең алты томында барлыгы 20628 мәкалә басылып чыкты. Бу хезмәттә Татарстанның тарихы, социаль-мәдәни, иҗтимагый-сәяси тормышы һәм икътисады, шулай ук республикадан читтә татарлар тупланып яши торган төбәкләрнең тарихыннан фәнни гыйлемнәр берләштереп бирелгән. М.Х.Хәсәнов җитәкчелегендә Татар энциклопедиясе институты Россия Федерациясенең алдынгы фәнни оешмаларының берсенә әйләнде. Алтынчы том нәшер ителү белән республика имиджына хезмәт итүче, фән һәм гамәли яктан заман таләпләренә туры килә торган зур проект тәмамланды. Республикабызның визит карточкасы булып торган бу күп томлы басма татар халкының һәм Татарстанда яшәүче бүтән халыкларның үзенчәлекле матди һәм рухи мәдәнияте турында мәгълүматны энциклопедик форматта дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерү мөмкинлеге бирде. Ә татар энциклопедиясен татар телендә нәшер итү татар телендә фәнни терминологияне яңадан торгызуда әһәмиятле бер адым булды. Институт хезмәткәрләре оешмага нигез салучы һәм аның беренче директоры Мансур Хәсән улы Хәсәновны һәрвакыт зур ихтирам һәм рәхмәт хисе белән искә алалар.

Мансур Хәсән улы Хәсәнов Татарстанның гомуми белем бирү, һөнәри-техник һәм югары мәктәбе, республиканың китапханә, музейлар, кино прокаты челтәре үсешенә зур өлеш кертте. Аның турыдан-туры катнашы ярдәмендә республикада медицина, педагогия, музыка училищелары ачылды (Чаллыда, Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә), Казан мәдәният институты (Казан мәдәният һәм сәнгать университеты), Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы (Казан энергетика университеты), Волгоград физик культура һәм спорт институтының Казан филиалы (Кама физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Чаллы шәһәре), Габдулла Тукай музее (Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында 1971 елда, Казанда 1986 елда һ.б.) ачылды, А. М. Бутлеровка (1978), М. М. Вахитовка (1985), Казан губерниясы һәм ТАССРның бүтән танылган эшлеклеләренә һәйкәлләр куелды.

Мансур Хәсәнов Татар энциклопедиясе институты, Тарих институты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты кебек академик институтлар һәм үзәкләр системасын булдыруда зур роль башкарды. Мансур Хәсәновичның актив катнашуы белән Татар Совет Социалистик Республикасының Дәүләт суверенитеты турында декларациясе (1990), Татарстанның дәүләт статусы турында референдум уздыру хакында карар (1992), Татарстан Республикасы Конституциясе (1992), Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү турында һәм башка тарихи әһәмияткә ия булган карарлар кабул ителде. Мансур Хәсәнович Казан тарихына бәяләп бетермәслек зур өлеш кертте, чөнки 1000 еллыкны әзерләү һәм аны уздыру Татарстан башкаласының үсешендә куәтле прогрессив бер баскыч булып торды. Ул татар әдәбияты, әдәбият гыйлеменең методология проблемалары, татар иҗтимагый фикере тарихы өлкәләрендә фәнни хезмәтләр язды. Ул биш монография һәм 300гә якын фәнни мәкалә авторы, бу хезмәтләре Россиядә, АКШ, Бөекбритания, Төркиядә татар, рус, инглиз, төрек һәм башка телләрдә басылып чыкты.

Бу хезмәтләрендә галим күренекле татар язучылары, философлары, композиторлары һәм драматурглары Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Галимҗан Ибраһимов, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдинов, Муса Бигиев, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәскар Камал, Кәрим Тинчурин, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин һәм бик күпләрнең тормыш юлы өйрәнә. Мансур Хәсәнов «Татар энциклопедиясе”нең фәнни концепциясе авторы һәм баш мөхәррире (2002-2020 елларда алты томның бишесе дөнья күрә), шулай ук урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы да. Галимҗан Ибраһимовның (1-8 томнар, 1974–1987), Фатих Әмирханның (1-4 томнар, 1984-1986), Габдулла Тукайның (1–5 томнар, 1985–1986) әсәрләр җыентыкларын, «Татар әдәбияты тарихы» томнарын (1–6 томнар, 1984–1989) һәм башкаларны әзерләп чыгаручы редакция коллегиясе рәисе дә.

2000 елда Мансур Хәсән улы Хәсәновның 70 яше уңаеннан узган тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, галимнең эшенә югары бәя биреп: «Узып баручы гасырда Татарстанның тарихына зур йогынты ясаган кешеләр рәтендә иң беренчеләрдән булып зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим, оештыручы Мансур Хәсән улы Хәсәнов исеме торыр, минем моңа бер тамчы шигем юк!» - дигән иде.

2005 елда «Татар энциклопедия сүзлеге»нең рус телендә (1999) һәм татар телендә (2002) булдыруга аерым бер өлеш керткәне өчен М.Х.Хәсәнов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә лаек булды. Мансур Хәсән улының хезмәт казанышлары башка югары дәүләт бүләкләре белән дә билгеләп үтелде. Ул ике тапкыр «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «Халыклар дуслыгы» ордены, «Мактау билгесе» ордены, VI дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен», күпсанлы медальләр, мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Ул шулай ук «Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы», «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исемнәре иясе. Мансур Хәсәнов Кол Гали исемендәге халыкара премия белән дә бүләкләнде.

Мансур Хәсән улы Хәсәнов 2010 елның 13 мартында вафат булды, ул Казанда җирләнде.

Үзенең хезмәт сөючәнлеге, Ватанны ихлас сөюе, инициативлыгы, кыю, тәвәккәллеге, тормышка аек һәм оптимист каравы, гуманлыгы һәм кешелеклеге, кешеләргә сизгер, җылы мөнәсәбәте, башка күркәм сыйфатлары белән, киң күзаллавы, тирән белемнәре, масштаблы фикерләве, оратор һәм публицист таланты белән Мансур Хәсән улы Хәсәнов хезмәттәшләре, республика җәмәгатьчелеге алдында лаеклы рәвештә зур абруй һәм хөрмәт казанды. Аның бөтен тормышы безнең өчен күркәм бер үрнәк булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100