Мансур Гыйләҗев: «Көнчелек безнең тормышыбыздагы бөтен нәрсәне җимерә»
Язучы, драматург, сценарист Мансур Гыйләҗев көнчелекне татарның иң начар сыйфаты дип атап, аны бетерергә өндәп чыгыш ясады.
Һәр милләтнең милли сыйфатлары бар. Һәр милләт бертөрле дип әйтәләр – юк, һәр милләт бертөрле түгел. Бар батырлык сыйфаты, бердәмлек сыйфаты, кунакчыллык сыйфаты, көнчелек сыйфаты - төрле сыйфатлар бар.
Без - бик зур, бөек милләт, безнең хас яхшы сыйфатлар бар. Без талантлы, без саф, кунакчыл, тырыш, безнең бик яхшы сыйфатлар бар һәм алар безгә киләчәккә юл сала торган сыйфатлар.
Ләкин безне боза торган көнчелек сыйфаты бар. Ул безнең тормышыбызда бөтен нәрсәне җимерә. Берәр нәрсә эшли башласаң, әзрәк алга чыксаң, үзеңне-үзең күрсәтсәң, шундый нык көнчелек башлана. Без шундый вак, беҗек халыкка әйләндек – берәр нәрсә эшләсәң, ябырылалар да ашый башлыйлар, артка тарталар. Эшлисе килми башлаган чаклар була.
Мин үзем бу көнчелек белән көн саен очрашам. Минем беркемне дә атап әйтәсем килми, әмма көнчелек безнең күңелебездә, ул безгә хас сыйфат. Һәм бу дөрес түгел. Андый сыйфатсыз яши торган милләтләр бар.
Шуңа күрә кайбер кешеләр безнең татарлыктан читкә китә, без татар түгел, без башка милләт, диләр. Шундый күренешләр бар, мин аларны күзәтеп барам. Бу – бик куркыныч күренеш.
Без үзебезнең геройларны, үзебезнең иң яхшы кешеләрне күтәреп, зурлап, хөрмәтләп яшәргә тиеш. Һәм безнең бердәнбер юл бердәмлектә. Чөнки безнең үзебезнең дәүләтебез юк, без үзебез аерым яши алмыйбыз, чөнки без рус дәүләтенең үзәгендә яшибез. Без урыс белән катнашкан, буталган, үзебезнең аерым территория, биләмә юк. Бердәнбер милли биләмә калды, ул - театр дөньясы һәм язучылар берлеге. Татар авыллары бетеп бара, хәзер бөтен җиргә урыс теле, Урта Азия кешәләре кереп бара. Безнең чип-чиста татар биләмәсе хәзер калмаган инде. Шуңа күрә безгә хәзер бердәмлекне нык сакларга кирәк, чөнки бу – югалудан, кризистан чыгудан бердәнбер юл.
Берәребездә ниндидер яңалык, яшьләрдә ниндидер талант күренә икән, аларны нык хупларга кирәк. Бернинди көнләшү булырга тиеш түгел. Бер-беребезнең уңышларына шатланып, ярдәм кулы сузып яшәргә кирәк. Без бер-беребезгә конкурентмы? Без акча бүләбезме?
Театр ул зур сәнгать. Улңышлы сәнгать булганда, вак нәрсәләр ничектер югала. Безнең театр сәнгате алдынгы сәнгать бүгенге көндә, ул безнең милләтне саклап кала торган сәнгать. Шуңа күрә минем театрда аны сизгәнем юк.
Көнчелеккә каршы ничек көрәшергә? Белмим, юлын белмим. Акылга килергә кирәк, акыл белән яшәргә, бер-беребезне аңларга. Аңлатырга кирәк халыкка – без нәрсә бүләбез соң без? Безнең бит бүлешер нәрсәбез дә калмады.
Драматурглар арасында ниндидер бер-берсенә көнләшү күренә башласа, мин әйтәм - ә без нәрсә бүләбез соң? Без бер-беребезгә конкурент була алмыйбыз. Менә мин Зөлфәт Хәким кебек яза алмыйм, ул да минем кебек яза алмый бит. Шуңа күрә без бер-беребезгә конкурент була алмыйбыз, без бөтенебез дә үз юлыбыз белән барабыз. Без һәрберебез аерым шәхес.
Көнчелеккә каршы көрәшү ул шушы сорауны бирүдән башлана: көнчелеккә каршы ничек көрәшергә? Бер-беребезгә шушындый сорау биреп, уртак фикергә килү. Иманга килү дип әйтәләр инде моны.