Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мансур Җәләлетдинов – СВОга сәфәрдән соң: «Солдатларга имамнар кирәк»

news_top_970_100
Мансур Җәләлетдинов – СВОга сәфәрдән соң: «Солдатларга имамнар кирәк»

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе СВО зонасына бәясе 2 миллион сумнан артык булган 20 тоннадан артык гуманитар йөк илтте. Сәфәрнең ничек узуы һәм хәрбиләрнең нәрсәгә мохтаҗ булуы турында «Татар-информ»га ТР мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур Җәләлетдинов сөйләде.

Чиста су, тушенка һәм төзелеш материаллары

Мансур хәзрәт, СВО зонасына гуманитар миссиягез ничек үтте, сөйләгез әле.

Бу сәфәр күптән планлаштырылган иде инде, без үзебезнең гаскәрләргә гуманитар йөк китерергә теләгән идек. Бу юлы без солдатларга азык-төлек – тушенка, куертылган сөт һәм башка продуктлар гына түгел, кием-салым, кайбер техника, буржуйкалар, автомобиль һәм запас частьләр, аптечкалар һәм медикаментлар, окоп шәмнәре, хәләл коры паеклар, маскировка челтәрләре, кием-салым һәм гигиена чаралары, шулай ук 10 тонна су да илттек. Хәрби частьләр хәрәкәт иткәндә, яңа блиндажлар төзергә кирәк булганлыктан, гуманитар йөк составында без төзелеш материаллары – бүрәнәләр, такталар һәм фанера, шулай ук инструментлар да алып бара идек.

Татарстаннан СВО зонасына 10 тонна су алып бардыгызмы?

Әйе, алгы сызыкта солдатлар чиста су булмау аркасында зур кыенлыклар кичерәләр, ә аны окопларга китерү шактый кыен. Шуңа күрә без Татарстаннан 10 тонна шешәле чиста су алып барырга карар кылдык.

Һәр район һәм мөхтәсибәт уртак эшкә үз өлешен кертте

Сез шулай ук автомобиль дә алып бардыгыз. Ул ни өчен кирәк?

Безнең солдатларга, яралы сугышчыларны сугыш кырыннан алып чыгып госпитальгә илтү өчен, «вездеход» автомобиль кирәк иде. Биектау районы ветераннары бергәлеге безгә «УАЗ-452» машинасын сатып алырга ярдәм итте һәм хәтта берничә пар запас шин да бирде, алар сугыш хәрәкәтләре зонасында кыйпылчыклар аркасында бик тиз яраксыз хәлгә килә.

Гуманитар ярдәм тиз җыеламы?

Әйе, бик тиз, чөнки монда күп районнар катнаша. Моның өчен минем имам-мөхтәсибләребезгә генә түгел, хатын-кызларга, әбиләргә дә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар йон оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, сугышчыларыбыз өчен урын-җир һәм эчке киемнәр әзерлиләр.

Безнең меценатлар зур өлеш кертә, алар РЭБ-җиһазлар, дроннар, дизель электрогенераторлары һәм башка әйберләр сатып алуда бик ярдәм иттеләр. Бу юлы без 4 фура белән барсак та, җыелган бөтен гуманитар йөкне алып китә алмадык. Безгә бер өлешен Казанда калдырырга туры килде, без аны икенче тапкыр Ватанны саклаучылар көненә бүләкләр һәм өйдән посылкалар белән бергә илтеп куярбыз.

Әлфәт Галиев җитәкчелегендәге Биектау районы ветеран-чик сакчылары һәм волонтерлары бергәлеге бөтен СВО чорында 31 «Уазик» һәм 1 «Нива», 18 мотоцикл, генераторлар, запас частьләр, азык-төлек һәм башка бик күп нәрсәләр җибәргән. Безнең татар бизнесменнары бик зур өлеш кертәләр. «УАЗ» машинасын сатып алуда бу юлы Габделнур Хөсәенов бик ярдәм итте, «Ватан патриотлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Булат Газизов 1 тонна тушенка бирде, ул да даими рәвештә гуманитар йөк җыярга булыша һәм солдатларга хәләл азык-төлек җибәрә. Сугышчыларыбызга бик кирәкле чиста су – 10 тонна – Илгизәр Хисмәтуллин җибәрде, ул да бу гуманитар миссиянең барлык транспорт чыгымнарын түләде.

Димәк, һәр район бу гуманитар эшкә үз өлешен кертә?

Әлбәттә, Татарстан районнарындагы кешеләр бик ярдәм итә. Мәсәлән, Нурлат районыннан хәйрияче бар, ул һәрвакыт Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасына гуманитар йөкләр җибәрә. Ләкин ул тагын махсус хәрби операция зонасына мәчеләр җибәрүе белән дан алды – алар анда тычкан тоталар.

Анда шәһәрләр акрынлап җанлана һәм торгызыла

Гумконвойның кайда булганы бар?

Сәфәр барышында безнең делегация хәрби частьләрдә, Мариуполь Җәмигъ мәчетендә булды, җирле мөфтияткә һәм хәрби госпитальгә гуманитар ярдәм күрсәтте – медикаментлар гына түгел, гигиена чаралары, култык таяклары һәм инвалид коляскалары да тапшырылды.

Без Луганскига килгәч, безне Луганск Халык Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте Мөфти Мөхәммәд-Исмаил җитәкчелегендәге Диния нәзарәте вәкилләре каршы алды. Анда шулай ук хатын-кыз активисткалар хәрәкәте дә бар, анда безнең татар кызлары да керә. Җирле җәмгыять белән очрашуда без шәһәрне торгызуга җибәрелгән татарстанлылар белән аралаштык. Безне шәһәрнең торышы бик сөендерде, ул акрынлап җанлана бара, һәм бу – күренеп тора: мәктәпләр һәм хастаханәләр торгызыла, кешеләр кайта.

Антрацитта без хәрби госпиталь һәм шәһәрдәге иң борынгы мәчеттә булдык. Ул өйдә эшләнгән, ә манара сыйфатында мич торбасы үзгәртелгән, бу – бик гадәти күренми.

Донецкида «Тимер» батальоны белән очрашу булды. Сугышчылар гумконвойда катнашучыларга рәхмәт белдерделәр һәм меценатларга шәхси рәхмәтләрен җиткерделәр. Без аларның блиндажлары буйлап йөреп, аларның ничек яшәвен, кухняларының, мунчаларының һәм складларының ничек төзелгәнен карадык. Гаҗәп, боларның барысы да җир астында ничек урнаша ала?! Безгә хәтта өйрәнү полигоннарын һәм дошман территориясендә табылган трофей коралларын күрсәттеләр. Арча районы мөхтәсибәте хисабына сатып алынган мотоциклны хәрби частька тапшырдык.

Татарстан мөхтәсибәтләрендә гуманитар ярдәм җыючы меценатлар һәм кешеләр йөкнең чик сызыгына түгел, ә нәкъ менә алгы сызыкка кулдан кулга китерелүенә бик канәгать һәм рәхмәтле булдылар. Анда барып җитү куркыныч һәм озак, ләкин куелган тырышлык миссиянең әһәмияте белән аклана.

Солдатлар полк имамын алып килүләрен бик үтенәләр

Алдынгы сызыкка сез рухи азык илтәсезме? Безнең солдатлар нәрсә сорыйлар?

Әлбәттә, без аларга догалар һәм рухи мәгълүмат язылган махсус брошюралар алып барабыз. Әмма аларга имамнар кирәк. Сугышчылар үзләренә полк хәзрәтен алып килүләрен бик үтенәләр, чөнки күпләр шунда намаз укый башлый, һәм бу эштә аларга ярдәм кирәк. Алгы сызыкта һәм хәрби частьларда асылда руханилар җитми. Әйткәнемчә, окопларда атеистлар юк, хәрбиләр намаз укырга тели, һәм аларга Аллаһы Тәгалә күрсәтмәләре һәм ислам кануннары турында сөйләүче имам кирәк.

Ә сезгә алар нинди сораулар бирделәр?

Чынлыкта, иң төрле сораулар. Гадидән алып бик катлаулыга кадәр. Кемдер, доганы кайсы телдә укыйсы һәм Аллаһыдан кайсы телдә сорыйсы, ди, кемдер рамазан аенда ураза тоту турында борчыла, күпләргә төп ислам белемнәрен алуда ярдәм кирәк, аларга рухи азык һәм таяныч кирәк.

Гомумән, анда безнең егетләр бөтен Татарстаннан җыелган. Без хәтта кем каян икәнен сораштыру үткәрдек – Бөгелмә, Әлмәт, Мамадыш һ.б. районнардан. Һәм алар барысы да бердәм. Бу бик сөендерә.

Бу проблеманы ничек хәл итәргә ниятлисез?

Хәзер без мөхтәсибәтләргә анда барырга риза булырдай хәзрәтләрне эзләп мөрәҗәгать итәчәкбез. Әмма проблеманың асылы – дин әһелләре өчен махсус контрактлар булмауда. Ягъни, анда барганда, алар барыбер дини хезмәт алып бару гына түгел, ә солдатлар кебек хәрби хезмәт үтәргә тиеш булачак.

Без Дәүләт Думасына хат яздык инде, аны карауны һәм Оборона министрлыгы белән берлектә бу мәсьәләнең ничектер хәл ителүен көтәргә генә кала. Полк имамнары кирәк.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2 автомобильне күчмә мәчеткә әйләндерә

Хәрби частьләр нәрсәгә мохтаҗ? Сез яңа гуманитар йөк өчен исемлек алып килдегезме?

Әлбәттә, гаскәр частьләре, полклар һәм штаблар командирлары, гуманитар делегация белән бергә, кирәкле әйберләр исемлеге белән яңа заявка җибәрәләр. Кагыйдә буларак, тушенка, куертылган сөттән һәм башка азык-төлектән тыш, һәрвакыт оекбаш һәм эчке кием, гигиена чаралары, өйдән посылкалар сорыйлар. Солдатларга өйләреннән ниндидер хатлар һәм истәлекле әйберләр алу бик күңелле.

Анда намаз уку өчен урыннар бармы?

Кайбер частьларда блиндажларда андый бүлмәләр бар, ләкин фронтта моның өчен төзелеш материаллары һәрвакытта да җитми. Госпитальләрдә һәрвакыт намаз бүлмәсе бар, без киткәннән соң ук Луганск госпиталендә тагын бер гыйбадәт бүлмәсе ачылды.

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме буенча 2 мобиль мәчет төзеләчәк. Без инде 2 «УАЗ-452» сатып алдык һәм аларны яңадан җиһазлау белән шөгыльләнәбез: эчтә зур булмаган михраб, китап киштәләре һәм эчке бизәкләр ясыйбыз. Полк имамы бер хәрби частьтән икенчесенә күчә, шул исәптән безнең сугышчыларга дини белем бирә алачак. Хәзер Диния нәзарәте тәгәрмәчле мәчетләрне җиһазлау өчен акча җыя.

Киләсе сәфәребездә без, махсус гыйбадәт бүлмәсен җиһазлау өчен, төзелеш материаллары алып барырга ниятлибез.

«Татар-информ»нан Айгөл Әхмәдишина язмасы тәрҗемә ителде

Фотоларны Мансур Җәләлетдинов бирде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100