Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Манпар – умачлы аш рецепты

news_top_970_100
Манпар – умачлы аш рецепты
Фото: Freepik.com

Урта Азия халыкларында лагманга охшаган бик тәмле манпар ашы бар.

Лагман ул – озын токмач һәм яшелчәләр салып пешерелгән итле аш. Ә манпар пешергәндә, итле шулпага камырны шакмаклап турап яки умач кебек уып салалар, дип яза «Атна вакыйгалары» газетасы.

Аш пешерү өчен кирәк: пилмәнгә баскан кебек ясалган камыр, 500 г сыер ите, 1 суган, 2 бәрәңге, 2 кишер, 1 яшел ачы торма, 1 аш кашыгы туралган хуш исле кыр суганы кыяклары (юа, тау суганы, кытай суганы, жусай һ.б. исемдәге яшел кыяклы суган), 3 аш кашыгы томат пастасы, кориандр орлыгы, укроп, петрушка кебек тәмләткеч үләннәр.

Казанга май агызып, туралган итне кыздырырга. Бер-бер артлы суган, томат пастасы салып кыздырып алырга. 2 литр чамасы су өстәп (ашның нинди куелыкта булуын теләсәң, суны шуның кадәр салырга), ите пешкәнче, талгын утта шулпа кайнатырга.

Бәрәңгене – шакмаклап, кишер һәм ачы торманы ваграк кисәкләргә турарга. Шулпага башта – бәрәңге, аннары кишер, бераздан ачы торма һәм кыр суганы (андый булмаса, гадәти яшел суган да ярый) өстәргә. Тәменчә тоз, бер чеметем шикәр, 2 аш кашыгы 6 процентлы аш серкәсе салырга.

Йомыркага бераз су, тоз һәм он кушып, йомшак кына итеп камыр басарга. Аны җәеп, зур булмаган шакмакларга кисәргә яки, кул белән йолкып, умач зурлыгындагы кисәкләргә бүлгәләргә.

Камыр кисәкләрен ашка салып, 2-3 минут пешерергә.

Шулпага петрушка, кинза, сельдерей кебек яшел үләннәр турарга, бераз кориандр орлыгы, борыч сибеп, 15 минут капкачын ябып тотарга.

Тәлинкәләргә бүлгәч, аш өстенә шакмаклап туралган йомырка тәбәсе дә салып җибәрергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100