Манный ярмасы кушылган коймак рецепты
Исмегөл апа чираттагы тәмле рецептын тәкъдим итте. Бу юлы ул коймак камырын манный ярмасы кушып ясаган.
0,5 литр җылымса сөт, 1 аш кашыгы тулыр-тулмас тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы сыек май, 3 аш кашыгы манный ярмасы, 3 йомырка, "Люкс" чүпрәсенең 1/4 өлеше, кирәгенчә он, 1 стакан су, 1 бал кашыгы камыр көпшәкләгеч алырга кирәк.
Җылыткан сөткә тоз, шикәр комы, май, йомырка, манный ярмасы, чүпрә, он салып, коймак камыры ясарга. Ул куерак булырга тиеш. Камырны җылы урынга куярга. Ул кабарып чыккач, кайнар суга камыр көпшәкләгеч салып болгатырга һәм камырга кушарга. 5-10 минут көтеп торганнан соң, майлы табада коймакларны пешерергә.