Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маникюр пандемиясе: «Японныкын ирләр дә, мөслимәләр дә ясата»

Матур булу өчен хатын-кызлар ниләр эшләвен һәм маникюр өлкәсендәге яңалыкларны белер өчен осталарның үзләре белән сөйләштек.

news_top_970_100
 Маникюр пандемиясе: «Японныкын ирләр дә, мөслимәләр дә ясата»
Эльвира Гыйбадуллинаның шәхси архивыннан

Моннан ун еллар элек бер танышыма эшкә урнашканда ук кулларына һәм тырнакларына игътибар итәргә кушып кайтарганнар иде. «Киемеңә карап каршы алу» шул булгандыр инде. Хәзер инде аның тырнаклары гель-лаксыз тормый.

Бүген мәктәп укучылары, яшь кызлар, пенсия яшендәге ханымнар да гель-лак сайлый. Җайлы, рәхәт ул гель-лак дигәннәре - бер буядың исә, ай буе тырнакларың матур булып тора. Дөрес, кирәгеннән артык суда кайнашу аның тотрыклыгына уңай йогынты ясамый. Тик маникюр барыбер 3-4 атнага чыдый.

«Тырнакларымны борау белән кырдылар»

Казана яшәүче Алиянең (исеме үзгәртелгән) инде бер елдан артык маникюрга барганы юк. Башка ясатмаска үзенә сүз дә биргән.

«Алла сакласын, мин маникюр ясатырга башка бармыйм. Элек ай саен маникюрга йөри идем. Башта тырнакларымда ниндидер уңайсызлык сиздем. Өйдә үзем генә салдырдым ул гель-лакны. Тырнакларымның уртасыннан ук буеннан буена ак җепселләр кебек әйберләр сузылган иде. Маникюр остасына фотога төшереп җибәрдем. Ут астында артык пешкән дигән фикергә килдек тә, бармакларымны өйдә генә төрле үләннәр салынган суда тоттым. Тырнакларым үсте, даруханәдән махсус дәвалый торган лаклар алып сөрттем.

Аннары үткән елның августында кабат тырнак ясатырга бардым. Йөрергә ерак булгач, икенче тапкыр башка маникюр остасына язылдым. Ул тырнакларымның кырыйлары бозыла башлаганына артык игътибар итмичә генә, яңа матурын ясап җибәрде. Түзмәдем, тагын үзем өйдә җебетеп алдым ул гель-лакны. Тырнакларымның хәлен күргәч, дерматологка киттем. Күпме анализлар бирдем, башта гөмбәчек юк дип күрсәтте, соңыннан шул авыру барлыгы ачыкланды. Ике атна дәвалады, файдасы гына тимәде. Кая барырга, кемнән сорарга да белмәдем башта.

Соңыннан Республика клиник тире-венерология диспансерының микология үзәгенә киттем. Бармакларымны кулына тотып карагач ук, белгеч тырнакларның яртысын алырга туры киләчәген аңлатты. Анда гөмбәчек авыруы гына түгел, инде ялкынсыну да киткән иде. Махсус бораулары белән тырнакларымны кырганда күзләремнән утлар чыккан кебек булды. Узган декабрьдә алты бармагымның яртышар тырнагын алдылар. Менә шунда «матурлык корбан сорый» дигән сүзне тулы мәгънәсендә аңладым да инде. Кулыңа чынаягыңны тотып, чәй дә эчә алма инде! Башкасы турында сөйләп тә тормыйм. Шулхәтле авыртты бармакларым. Кулга бияләй киеп булмый, яралары ачык. Әле ярый ирем, кызым булышып тордылар.

Яхшылап дәвалап бетерелмәгән тырнаклар, иммунитетның да какшаган булуы — барысы бергә менә шушындый аяныч хәлгә китерде мине.

Соңгы баруымда тагын 8 тырнагымның яртысын кырдылар. Башта авыртуны баса торган укол кадауларын сорадым. Һәр бармак очына укол кадауның үзенә түзәргә кирәклеген аңлаткач, елап булса да, түздем инде.

Әле менә февраль ахырында тагын барам хастаханәгә. Белмим, тырнакларымны кырырлармы анысында, юкмы. Бу чирдән дәвалану бик озакка сузыла икән. Матурмы-юкмы, үзеңнең сәламәт кулларыңа берни җитми инде», — ди Алия.

Мондый хәлләр еш очрамаса да, булгалый икән. Алия дәвалану курсының тагын күпмегә сузылачагын әлегә белми. Гаепнең очын эзләүдә дә мәгънә күрми ул. Аның өчен хәзер иң мөһиме — тырнакларының, кулларының сәламәтләнеп бетүе.

«Маникюр ясау — керемле хобби»

Эльвира Гыйбадуллина инде биш ел маникюр остасы булып эшли. «Мин белемем буенча юрист. Быел гына укып бетердем. Үз белгечлегем буенча эшкә чыксам, миңа 10-15 мең хезмәт хакы түлиячәкләр. Мин андый акчага ияләнмәгән инде, маникюрдан керем күбрәк чыга. Акча белән генә дә үлчәп булмый бар нәрсәне. Тырнак ясау миңа бик ошый, бу эш иҗади ягымны ачарга ярдәм итә.

Эшемне мин 2015 елдан ук башладым. Үзем йөргән маникюр остасы: «Кил, өйрәтәм», — дигәч, барып, бер атна укып йөрдем. Алай эшләп китәрмен дип уйламаган да идем. Эшли башлаганда дуслар, туганнарга ясадым. Башта бик арзан — 200 сум ала идем. Хәзер бер төскә генә тырнак буяу миндә 950 сум тора. Шул бәягә тырнакларга махсус тукландыра һәм ныгыта торган матдәләр сөртү дә керә. Дизайны катлаулырак булса, бәя арта, әлбәттә. Үземнең даими клиентларым бар. Дөрес, кайвакыт яңалары да килгәли. Иптәш кызым белән бер урынны бүлешеп эшлибез. Югыйсә, аренданы үзеңә генә түләү кыенрак, соңгы араларда перчатка, лакларның бәяләре дә нык артты.

Төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Ничек эшләргә кирәклеген әйтеп, өйрәтеп утыручылар да бар. Имтиханда утырган кебек хис итәсең үзеңне, андыйлар белән бик авыр. Башка кабул итмәскә тырышам аларны.

Чисталык ягыннан сүз әйтүчеләр булганы юк. Һәрбер клиенттан соң мин бөтен тырнак эшкәрткән кирәк-яракны 15 минутка махсус эремәгә салып торам, аннары крафт-пакетка тыгып, ике сәгатькә стерилизаторга урнаштырам. Ул крафт-пакетларны һәр клиентның үзе алдында гына ачам. Хәзер төрле авырулар бик күп бит. Бөтен өслекләргә дезинфекция ясап чыгам.

Бүген япон маникюры модага кереп китте. Менә шуңа да өйрәнәсем бар әле», — диде Эльвира.

«Ун елдан артык гель-лак ясатам»

Маникюр яратучы кызлар белән дә аралашып алдым. «Беренче чиратта, бөтен кеше кулларга игътибар итә. Әгәр куллар һәм тырнаклар ямьсез икән, бу бит күзгә ташланып тора. Андый кеше турында яхшы фикер дә кала алмый. Үз тырнакларын да матур итеп тота белмәгән кеше турында нәрсә әйтәсең инде. 9 сыйныфтан бирле, инде 6 ел гел гель-лак ясатып торам», — диде Айгөл.

Алинә фикеренчә дә нәфис куллар — хатын-кызның визит картасы. «Мин инде 2010 елдан бирле гель-лак ясатам. Миңа бик ошый. Озакка җитә, тырнаклар һәрвакыт матур. Берничә тапкыр маникюр остасын алыштырырга туры килде. Берсе декрет ялына китте, кайберләре артык озак ясый яисә арзанлы һәм сыйфатсыз лаклар куллана. Берсе белән араларыбыз бозылды, талаштык хәтта. Хәзер үземә ошаган оста таптым, аңа гына йөрим», — диде Алинә.

Ландыш исә, чак кына маникюр бизнесына кереп китмәгән. «Маникюр ясау өчен барлык кирәк-яракларны алдым. Өч көнлек курслар үттем. Эштән соң өйдә кешеләрне кабул итеп, өстәмә акча эшләү иде теләгем. Әкренләп шул бизнеска кереп китәрмен дип тә ниятләгән идем. Ул вакытта бер шаукым кебек булды ул. Чат саен гель-лак ясау турында белдерү, бөтен кеше тырнак ясый башлады.

Матур итеп рәсем дә ясый беләм, димәк, тырнакка төрле бизәкләр эшләү кыенлык тудырмас дип уйладым. Башта апага, әнигә, иптәш кызларыма тырнак ясап, осталыгымны арттырдым. Үземә дә ясаштыргаладым. Чит илләргә ял итәргә барганда аягыма да матурлап ясарга иренмәдем. Әмма өйдә берничә клиентны кабул иткәч, бу эш минеке түгеллеген аңладым. Аның хәтле бер урында утырып эшләү ошамады миңа. Мин хәрәкәт яратам.

Үзем дә маникюр ясатырга йөрмим. Табигатьтән бирелгән тырнак формаларым матур. Аннары, һәрвакыт табигыйлыкка өстенлек бирәм. Гель-лакның кирәген күрмим. Бераз үзгәреш кертәсем килсә, төссез лак белән ялтыравык өчен генә буяп алам», — диде Ландыш.

«Япон маникюрына ирләр дә йөри»

«Мин маникюр остасы булып алты ел эшлим, - диде Лилия Фәйзиева. - Эшне өйдә башладым, хәзер арендага урын алып торам, клиентларымны шунда кабул итәм. Инстаграмнан матур тырнаклар күреп, аны ничек эшләүләре кызык булды башта. Курсларга язылдым, бу эш миңа ошап китте. Һәр көн шатланып эшкә барам, ләззәт алып эшлим. Эш дип атыйсым да килми, керем китерүче хобби кебек ул. Белемем буенча мин икътисадчы, тик үз һөнәрем буенча бер генә көн дә эшләмәдем.

Сигез ай элек япон маникюры да ясый башладым. Маникюрның ул төре авырлы хатыннарга да, бала имезүче ханымнарга һәм мөслимәләргә дә туры килә. Япон маникюры ясаганда тырнакка ике төрле матдә сөртелә: берсе үз тырнагыбызның составына туры килә торган паста һәм икенчесе кершән. Соңгысы балавыздан тора. Тырнакка матур форма ясап, шушы матдәләрне сөртү өчен бер сәгать вакыт китә. Гель-лак кебек үк 3-4 атнага җитә.

Япон маникюрыннан соң тырнаклар табигый матур булып ялтырап торалар. Мөслимәләр бу төр маникюрга яратып йөри. Аларга гель-лак ярамый бит. Ә япон маникюры тәһарәт алуга комачауламый, юынганда тырнакларга су тия.

Мин хатын-кызлар белән генә эшлим. Дөрес, кайбер клиентларымның ирләре бик рәхәтләнеп япон маникюрын ясатып китте. Белдерүгә ирләрне дә кабул итәм дисәм, теләүчеләр табылачак дип уйлыйм. Бу төр арзанракка да чыга. Гель-лак — 1300 сум, ә япон маникюры — 1000 сум.

Кемгә ничек ошый инде, мин, мәсәлән, тырнакларымны буямыйча тора алмыйм. Үзем инде 10 ел гель-лак белән йөрим. Нәрсә дисәк тә, химия инде ул. Файдалы да түгелдер, ләкин бөтен кагыйдәләрне истә тотып эшләгәндә, зарары юктыр дип уйлыйм.Тырнак ясауда кулланыла торган барлык эш коралларын да чистартып, дезинфекция үткәреп, ультрафиолет нурларында тотабыз.

Элегрәк ялтыравыклар, чәчәкләр ябыштыралар иде, хәзер исә табигыйлыкка өстенлек бирелә. Тыныч, якты төсләр модада.

Тырнаклар үстерү белән шөгыльләнмим. Аның тузаны артык күп. Хәзер алай тырнакларын өстәмә үстерергә теләүчеләр дә күп түгел...

Ничек кенә матур, зарарсыз булса да, япон маникюры гель-лакны тулысынча кысрыклап чыгара алмас дип уйлыйм. Ясалма булса да, матурлык җиңәчәк», — ди Лилия Фәйзиева.

P.S. Япон маникюры моннан 400 ел элек барлыкка килгән дип санала. Аның нигезендә бары тик табигый компонентлы технологияләрне куллану ята. Ул мөстәкыйль процедура сыйфатында 1958 елда дөньякүләм танылу ала.

Казанда маникюр остасы булырга өйрәтүче курслар, төрле мәктәпләр дә шактый. Шуларның берсендә төп курсны үтү 15 мең сум тора. Уку вакыты 11 көн, шуның 10ысы практика. Ике көн эчендә 7 мең сумга квалификацияне дә күтәреп була. Тырнак ялгап үстерүне аерым өйрәнү — 7 мең сум. Дизайннарга һәм аның катлаулы төрләренә дә аерым уку каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100