Маникюр остасы Рамил: «Тырнак ясатырга мөселман егетләре дә килә»
Рамил Вәлиуллин – тәҗрибәле маникюр остасы. Ул ике ел элек, кранчы эшен ташлап, фәкать тырнак ясау белән шөгыльләнә башлаган. Хәзер ул үз курсларын сата, гаиләсен алып бара, кызларга һәм егетләргә маникюр ясый. «Интертат» хәбәрчесе аның янына маникюрга барып, интервью алып кайтты.
Здравствуйте! По-татарски понимаете?
Конечно, я же татарин.
Кайберәүләрнең исеме татар булса да, татар телен белмәскә мөмкин.
Юк, җиңел сөйләшәм.
Ә сез кайсы районнан?
Апастан
(Көләм).
Ник көләсез? Тагын үзегез дә шуннан диегез инде.
Апастан унбиш минут ераклыкта гына.
(Якташлар булып чыккач, алга таба сөйләшү җиңел барды).
«Кран эшен тырнак ясауга алмаштырдым»
Рамил, ничек тырнак ясау остасы булып киттең?
Хатынымның бер тырнагы сынган иде. Ул аны төзәтеп куюымны сорады. Кызык өчен, тиз вакыт эчендә ремонтлап куйдым да гаҗәпкә калдым. «Шушы эш өчен акча аласыңмы?» – дип көлдем хәтта. «Мин дә ясыйм!» – дидем. Хатын моңа шатланды гына. Аннары социаль челтәрләргә кызыклы видеолар куеп, «кеше көлдереп» яттым. Берзаман «уеннан уймак» чыкты, һәм миннән интервьюлар ала башладылар. Башта кызык иде йөрергә, хәзер ияләшеп беттем инде.
Маникюрга кадәр нәрсә белән шөгыльләндең?
Шактый вакыт кранчы булып эшләдем. Эше җиңел түгел: җилдә әлсерәп йөрисең. Ял көннәрендә маникюр ясадым. Бераздан тырнак ясау өстәмә акча эшләү юлыннан төп эшемә әйләнде. Бүген мин фәкать маникюр белән генә шөгыльләнәм.
Эшем җылыда, башка милләт кешеләре белән әрләшеп, нерваны бетереп йөрмим, усал җитәкчегә буйсынмыйм. Кыскасы, үземә эшлим.
«Начальник» хәзер хатындыр инде синең...
Ул бөтен җирдә инде (көлә). Безнең гаиләдә патриархат түгел. Без тигез мөнәсәбәттә. Бер-беребезне тыңлыйбыз да уртак фикергә киләбез. Икебез дә бер бүлмәдә көне буе утыруыбызга карамастан, безнең кисешү ноктасы юк. Клиентларыбыз төрле. Ул үзенекен эшли, мин – үземнекен.
Бүлмәдә телевизор, бәдрәф, микроволновка... Карават алып куйсагыз, яшәргә дә була монда.
Әйе. Бөтен уңайлыклар да бар. Кайбер клиенткалар күп сөйләшә, ә бу – эшләргә комачаулый. Шуңа телевизор алып куйдык. Аны караганда онытылып китәләр.
Бу эшне танышларың ничек кабул итте?
«Хатын-кыз эше» яки «ир-ат эше» дигән бүленеш булмаска тиеш. Бер хатын автобус йөртә – сүз әйтмиләр. Акчаның исе юк аның. Дуслар гаҗәпләнмәде, чөнки минем хатын шул өлкәдә эшли. Мәскәүгә «Мужское/женское» тапшыруына барып кайткач, төрле эчтәлектәге комментарийлар килде. Гайбәтләргә мөнәсәбәтем нейтраль. Минем шушы өлкәдә үсәсем килә.
Мәскәүдәге тапшыруда булгач, күп кеше беләдер инде сине.
Кранчы булып эшләгәндә, җитәкче танып алган иде. «Кара әле, кичә телевизордан сине күрсәттеләр ич! Ә син монда утырасың», – диде. Кеше белгән белән файдасы булсын иде аның. Мәскәүдә булып кайткач, минем ул видеоны өч меңгә якын кеше карады, күп кеше аккаунтыма язылды. Күрмәгән маймылга караган шикелле, телефоннарын маңгайга терәп, фотога төшереп китәләр иде.
Сез дини кешеме?
Ходай барлыгына ышанам. Берәр нәрсә булса, ялварасың бит аңа «яхшы булсын иде барысы да» дип.
Ислам буенча, хатын-кызларның кулына кагылу – гөнаһ...
Миңа маникюрга мөселман егетләр дә килә. Алар тырнакларын чистарта, үзләрен карап йөртә. Мин начар ният белән, кызларның кулын тотып карыйсы килгәнгә маникюр эшләмим. Гаиләмә акча эшләү ысулы гына ул. Әле резин перчаткада эшлим, тәнгә кагылу юк. Мәсәлән, табибка күренергә баргач, авырткан җирегезне ачып күрсәтәсез бит. Менә маникюр ясау да шуның кебек.
Төсле маникюр ясатучы егетләргә мөнәсәбәтегез нинди?
Хәзерге заманда моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Кем ничек үзен күрсәтә инде. Алып баручылар, диджейлар, тамада тырнак буярга мөмкин.
Үзегезгә маникюр ясыйсызмы?
Вакыт булганда, әйе. Сер түгел, «сапожник без сапог» булган очраклар да була.
Маникюрны ошатмаган кызлар булдымы?
Әлбәттә. Бөтен эштә, миңа калса, андый кешеләр бар. Клиент белән матур сөйләшергә кирәк. Әгәр мастер аңа ошамаса, эшен ошаткан очракта да, ул кабат килми.
Түләмичә чыгып киткәннәре бармы?
Мин эшли башлаганда, эшнең бәясе 600 сум иде. Кеше, үз бәясен белмичә, 5000 сумлык тырнак ясатмакчы булды. Аңлашылмаучылык килеп чыкты.
Казанда тырнак ясаучы егет син генәме?
Хәзер шактый күбәйде инде. Үзем дә берничә егетне укытып җибәрдем. Бер егет кызы артыннан гына ияреп укыды да, алар аерылышкач, маникюр эшеннән «тайды».
Курс бәясе ничә сум?
Ун мең.
Конкурентлар артыр дип уйламыйсызмы соң? Үзегез генә булмагач, индивидуальлегегезне югалтасыз бит.
Юк, миңа акча эшләп калу хәерлерәк. Гомер буе кеше укытып ятмам, дип уйлыйм.
Каш, керфек ясау кызыксындырмыймы? Аның эше чистарак кебек.
Хатын монда эшләгәч, тәҗрибә җыйгач, башка өлкәгә китү авыррак. Татарстанда үз эшеңне ачуы авыр. Бүген бизнес үстерәм дисәң, әлеге бүлмәдән ерак китә алмыйсың. Салып таптаучылар күп, суларга бирмәүчеләр күп, конкуренция көчле. Бөтен җирдә – дәүләт кешеләре.
Хәзерге заманда яшьләр арасында татар батыры булырлык кешеләр нигә юк?
Татар өчен күп нәрсә эшләгән шәхес – ул Шәймиев. Башка батырларны күрмим. Хәзерге заманда яшьләр арасында татар батырлары булса да, алар халыкка кызык түгел. Аларны аз күрсәтәләр, алар турында аз сөйлиләр. Бүген кешене ике генә мәсьәлә борчый: интернетка нинди кызык видеолар төшереп кертергә һәм ничек үз бизнесыңны булдырырга? «Җиңел» акча күтәрү турында уйлыйбыз. Ә геройлык кылган гамәлләр кемгә кирәк?
Син педикюр да ясыйсыңмы?
Педикюрга хатын-кызлар еш килә. Кайберүләренең тырнаклары бәрәңге бакчасыннан чыккан төсле. Бу – мастерны хөрмәтләмәү. Ә кемдер чип-чиста килеп, үз тырнакларыннан оялып утыра. «Әшәке инде бераз», – дип кыенсына. Сезгә ничә сәгать ясыйм әле?
Ике сәгать ярым булды бугай инде.
Сезнең белән сөйләшеп утырып, эш тизлеге кимеде. Әле эшли генә башлаганда, дүртәр сәгать ясый идем. Кайбер хатыннарның ирләре машинада көтеп утыра. Бер вакыйга булган иде. Ире дүрт сәгать буе көткәч, хатынына претензия белдерде. «Ир кеше янында дүрт сәгать буе нишләп утырып була?!» – ди. Менә шундый көнче ирләр очрый. Кайбер клиентлар башта маникюрга язылалар да, аннары «ирем көнли», «ирем җибәрми» дип, баш тарталар.
- Кызларга белешмә: биредә тырнак киптерә торган җайланма икәү! Башка салоннарда алай булганын күргәнем юк әле.
Әлфинә ире турында: «Аңа кызлардан акча гына кирәк»
«Гаилә бизнесы» турында Рамилнең тормыш иптәше Әлфинә белән дә сөйләштек. Аның сүзләренчә, әти-әниләре икесе дә маникюр ясый башлаганы турында белгәч, гаҗәпкә калганнар. Хәтта тырнактан күп акча эшләп булачагына да ышанмаганнар.
Ә хәзер алар безнең нәтиҗәдән һәм үсештән бик канәгать. Һәр кеше үзе теләгән эш белән шөгыльләнергә тиеш. Кемнең нәрсә әйткәне, уйлаганы мөһим түгел. Без үзебезгә яхшы булсын дип тырышабыз. Бу – безнең гомер, безнең сайлаган юл. Офиста җитәкче кул астында эшлисеңме, тырнак ясыйсыңмы – барыбер бөтенесе урындыкта утыра. Аермасы аның каравы зур. Без кешегә эшләмибез. Эш вакытын үзебез көйлибез, кайчан ял итәсен үзебез хәл итәбез. Үз эше булган кешеләргә карап, мин ләззәт алам. Без гомер буе тырнак чистартып утырмаячагыбызны яхшы аңлыйбыз. Ирем менә кеше укыта башлады. Ул тиз күтәрелде һәм хәзер аңа бүген ихтыяҗ зур.
– Башка кызлардан көнләшмисезме?
– Әлбәттә, көнләшмим. Беренчедән, ул моңа сәбәп тә бирми, икенчедән, без һәрвакыт бергә. Аңа кызлардан акча гына кирәк, – диде Әлфинә.