30 апрельдән Россиядә маникюр һәм педикюр хезмәтләренә кагылышлы яңа ГОСТ үз көченә керәчәк. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Росстандартка сылтама белән хәбәр итә.
Яңа документ хезмәт күрсәтү тәртибен җентекләп регламентлый һәм типик технологик процесслар картасы төшенчәсен кертә. Әлеге картада процедураларның эзлеклелеге, кулланыла торган препаратлар, инструментлар һәм җиһазлар исемлеге, шулай ук, клиентның тире һәм тырнаклары торышына карап, башкару өчен кирәкле якынча вакыт күрсәтелә.
Карталар классик, аппарат, препарат һәм комбинацияләнгән маникюр һәм педикюр өчен, кул һәм аяк тиресен карау, ясалма тырнакларны ныгыту, модельләштерү һәм коррекцияләү, декоратив каплам ясау һәм материалларны салдыру процедуралары өчен эшләнгән.
Мәсәлән, классик маникюр 45–60 минут дәвамында башкарылырга тиеш. Ул тырнакның ирекле читен формалаштыру һәм кутикуланы дымландырудан башлана. Аннары кутикуланы йомшарту, тырнак тирәсендәге тирене эшкәртү, тырнакларны шомарту һәм ялтырату, ахырдан яңадан кутикуланы дымландыру каралган.
Табигый тырнакларны тигезләү өчен 70–90 минут вакыт бирелә. Процедура тырнакны чистарту, праймер һәм база катламы сөртү, аннары гельне юка катлам итеп ягу, игәү, шомарту, ялтыравык өчен финиш каплау һәм кутикуланы дымландыру этапларын үз эченә ала.
ГОСТта шулай ук һөнәри терминнар — тырнак шаблоннары, типслар, акригель, клиент картасы һәм инструментлар төшенчәләре — беркетелә.
Росстандартта билгеләп үтүләренчә, стандарт хезмәтләрнең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын арттыруга, гражданнар сәламәтлеген саклауга һәм намуслы көндәшлек мохите формалаштыруга юнәлдерелгән. Кулланучылар хезмәтләрнең билгеләнгән таләпләргә туры килүенә ышана алачак, ә бизнес өчен эшләү кагыйдәләре ачык һәм аңлаешлы булачак, дип яза «Татар-информ».