news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәңгелеккә китте» - җырчы Алия Исрафилова гаиләсендә кайгы 

news_top
«Мәңгелеккә китте» - җырчы Алия Исрафилова гаиләсендә кайгы 

Җырчы әлеге хәбәрне телеграм каналында хәбәр итте. 

«Кайгылы көннәр әле бездә, дуслар! Бүген кайнатам, Илдус әтине җирләдек. Бер дә көтмәгән, уйламаган җирдән мәңгелеккә китте дә барды. Тормыш китабың ябылса, сәбәбе дә килеп чыга, берни эшләп булмый. Әти бик аз сүзле, зарланмыйча, тыныч кына үз эшен эшләп йөри торган, бик тыйнак кеше иде. Ирем белән очрашып йөри башлаганда, әнисеннән алда, әтисе белән танышкан идем. Беренче күрешүдән үк, уртак тел табып, бик җылы мөнәсәбәтә булып, аралашып яшәдек. Бөтен тәртибен үтәп, соңгы юлга озатырлык балалар, оныклар, туганнар, дуслар булгач, гомер заяга узмаган, дип уйлыйм мин. Рухың шат, каберләрең киң булсын, әти. Без хәер-догада булырбыз», - дип язган җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 апрель 2022
    Исемсез
    Кайнатай китеп барган , э Алия рэхэтлэнеп елмаеп утыра. Фото урынсыз бирелгэн , уйлабрак эш итэргэ
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар