Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәңге ярдәм күрә алмавың бар икән»: Нурзадә төне буе хастаханәләрдә йөргән

news_top_970_100
«Мәңге ярдәм күрә алмавың бар икән»: Нурзадә төне буе хастаханәләрдә йөргән

Җырчы Нурзадә төнен бер травмпункттан икенчесенә йөреп үткәргән. Төне буе күргәннәре, ишеткәннәре турында сәхифәсендә язган.

Кичә травмпунктларда йөрүемне язам әле! Пәнҗешәмбе көнне тик торганнан аягым авыртып китте. Сишәмбе көнне кунакларга шәһәр күрсәтеп йөргәндә ялгыш баскан идем, һәм яңа аяк киеме дә аякны кырды, кирәген бирде, сөялләр чыкты. Бәлки, шул авыртканга түзеп йөргәнгә бу хәл килеп чыккандыр. Без «әй, узар әле» дип йөрибез бит. Кичәгә кадәр йөрдем шулай, төнгә мазьлар сөртеп, бәйләп яттым. Авыртуы бетми бит. Тик торганнан сына алмый инде, анысын аңлыйм, ләкин…

Кич эштән соң травмпунктка киттем. Мавлютов урамындагысына барсак, су буе чират. Вакыт 22:20 тирәсе. Баксаң, күбесе — урман бете кадалган гөмбәчеләр икән. Җитмәсә, рентген аппаратлары ватылган. Шунда эшләүче бер татар апасы шәһәр үзәгенә барырга киңәш итте, анда чират азрак түгелме икән, ди. Регистратурага барып керсәм, бер абый тупас иттереп: «Че пришли? Че надо?» – ди. Менә эшсезлектән кердем әле урамда йөргән җирдән, димәкче идем, тик үземне туктаттым, ул дәрәҗәгә төшмә, дидем. Борылып чыгып киттем.

«Квартал» ягына киттек, 7нче хастаханәгә кереп карарга булдык. Кердек, монда бөтенләй «проходной двор» икән, кая керәсең, дигән кеше юк. Гомумән, игътибар итүче дә юк. Ярар, эзләп таптык. Бер ир-ат кына утыра. Ниһаять табибка эләгәм ахрысы, дим. «Кабул иткәннән соң да, кәгазьләр белән 2 сәгатькә якын утырам инде», – ди ул ир-ат. Вакыт инде 00:30 тирәсе. Адоратский урамындагысына баргач, ишекне ачтым да яптым. Тегендәге су буе чират «ерунда» булган икән.

Кайту юлына чыктык. Ашыйсы, чәй эчәсе килә, инде аяк та авыртмый кебек тоела башлады. Яңадан Мавлютов урамына туктадык. Керсәм, бер кеше генә калган. «Әйдә, мәгълүматыңны яз, табиб карар», – ди теге матур апа. Аллаһка шөкер, табибка кердем. баскалап карады – сынмаган. Кан басымын, температураны үлчәде – юк, үз акылымда. Хирургка барырга, физлечение алырга, дару салырга, диде һәм дарулар язды.

Ирексездән Рәшит абый Сабиров сөйләгән юмор искә төште. Баш авырта, дип барган идем, йомшак җиргә укол кадарга куштылар. Баш кайда да, арт кайда, дип сөйләгән иде.

Шулай итеп, кайтып киттем өйгә. «Синовит» дигән диагноз булды. Артык көч килүдән шулай булган, ди табиб абый. Уңайсыз аяк киеме киеп йөргән идеңме әллә, дип тә сорады. Хастаханәгә барырга кушты, әле анда ОМС белән бәйләнәсе бар. Тынычлык кирәк, диде. Нәкъ кешесенә әйтте.

Менә шундый хәлләр. Кыскасы, чирли күрмәгез. Мәңге ярдәм күрә алмавың бар икән. 7нче хастаханәдәге тәртипсезлек шаккатырды, чөнки кем керә, кая бара – беркем карамый. «Түләүле хезмәтләр» дигәнне күреп, 2нче катка күтәрелгән идем, эт тә юк. шунда әллә нинди кешеләр кереп, уйламаган нәрсәләр калдырса?! Аллам сакласын! Сәламәт булыйк, үзебезне саклыйк, – дип язган артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100