«Мәңге ач калмый бу»: Иркәнең кызы тозга манып, яшел суган белән йомырка, тавык боты ашый
Иркә олы кызы Айсылу катнашында кызык ролик төшергән. Әни белән кыз поезд белән сәяхәткә барырга чыкканнар. Айсылу – зиһенле кыз, юлда ашау ягын өйдә чакта ук кайгыртан.
Сәяхәтче кыз купега керү белән үк радио кабыза. Сумкасыннан берәм-берәм өйдә әзерләгән нигъмәтләрен – пешкән йомырка, яшел суган, кыяр, ипи, кыздырылган тавык чыгарып куя. Йомырканы маңгаенә бәреп ватып, шырпы кабына салынган тозга манып ашый. Зур гына ипи кисәген, умырып, тавык боты сындырып ала. Шуларны яшел суган белән «сыпырып» куя. Вакыт-вакыт каршысында алма кимереп утырган әнисенә дә сыйланырга тәкъдим итә – әле тавык боты, әле кыяр, әле йомырка суза. Әнисе матур гына баш тарта. «Айсылу әби сәяхәткә китте. Мәңге ач калмый бу», – ди үзе кызы турында.
Җырчының виртуаль дуслары Айсылуның үзен гади, авылча тотуын, кыланып тормавын ошаталар.
«Ну, шырпы кабындыгы тозы үтерде. Нәкъ авылдагыча булды бу»;
«Булдыра, үзебезнең мишәр кызы шул. Шырпы кабын да онытмаган бит әле»;
«Супер булган бу! Нык шәп чыккан. Яшел суганны шытырт итеп өзүе дә рәхәт»;
«Вәт кызык кыз бу Айсылу. Аша, Айсылу, рәхәтләнеп аша, калганнар диета сакласын»;
«Ерак юлгадыр бу, моның кадәр ашамас иде»;
«Ну, Айсылу, будырасың да инде үзең! Тизрәк ашап бетер инде, көннәр бик эссе, күкәйләрең бозыла күрмәсен», – дип көлешкән алар.