Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мангал тора, кар бабай да...» Питрәч районында янгында әти һәм өч бала янып үлгән

news_top_970_100
«Мангал тора, кар бабай да...» Питрәч районында янгында әти һәм өч бала янып үлгән
Социаль челтәрләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Питрәч районы Яңа Шигали авылында бүген иртәнге 7дә ике катлы йортта янгын чыккан. Йортта 4 балалы гаилә яшәгән. 

35 яшьтәге әни кеше, 2 яшьлек баласын алып, тәрәзәдән сикергән. 53 яшьлек  ир-ат һәм 5, 7, 12 яшьлек өч кыз бала янып үлгән. Аларның җәсәдләрен янгынны сүндереп бетергәч табалар. 

Социаль челтәрләрдә коточкыч янгынның фотолары таралды. 

«Нинди ужас. Мангал тора, кар бабай да... Иртәгә синең белән нәрсә буласын берничек тә белеп булмый. Үзегезне саклагыз», «Ходаем, мондый бәлаләрдән коткар һәм сакла», «Ужас», «Нинди кошмар!», «Туганнарының кайгысын уртаклашабыз», «Бик кызганыч яшь гомерләр. Яшәргә дә яшәргә бит», «Йә Раббым, үзең сакла», «Ай Аллакаем, ут-күздән үзең сакла! Якыннарына сабырлык бирсен», – дип яза халык.

«КазанФерст» басмасы хәбәр итүенчә, янгын башлангач, ана кеше күршеләрен ярдәмгә чакырып, аудио җибәргән.

Фотоларга карап: «Бер машина һәм ике янгын сүндерүчеме?», «Кайда янгын сүндерүчеләр?», «Кешеләр, сез нәрсә инде? Шундый кайгы, ә сез янгын сүндерү машиналарын саныйсыз!» – дип язышучылар да бар. 

Коточкыч янгыннан соң 4 кеше үлеме буенча «Ваемсызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100