Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мандаринны озак саклау өчен киңәшләр

news_top_970_100
Мандаринны озак саклау өчен киңәшләр
Фото: © "Татар-информ"

Яңа ел алдыннан халык күп итеп азык-төлек алып куя. Мандариннарны озак итеп саклау ысуллары «Киңәшләр» сайтында чыкты.

Мандарин 6 градустан югары булмаган температурада, дымлылык 80 проценттан артык булмаганда яхшы саклана. 2 градустан кимрәк температурада саклаганда, мандаринда кара таплар барлыкка килә. Шуңа күрә аны саклауның иң яхшы урыны – суыткычның җиләк-җимеш өчен билгеләнгән киштәсе.

Мандаринны пленка белән төреп тә, целлофан пакетка салып та сакламагыз. Юкса алар бик тиз чери.

Иң яхшысы – тартмага 3 катламнан да артык итмичә, таратып тезегез. Шул очракта мандарин 1 ай чамасы тора ала.

Мандаринны җылытылган һәм тәрәзә куелган балконда да саклап була. Температура даими булса, мандарин кипми, сусыл булып кала. Аларны агач тартмага салып, кояш нурларыннан саклар өчен, пергамент яки картон кәгазе белән каплап куегыз.

Фатирда +15 градустан югарырак температурада сакларга уйласагыз, һәр мандаринны пергамент кәгазе белән төреп, эмальле кәстрүлгә салыгыз һәм ябып, әзрәк салкынча урынга куегыз.

Цитруслы җимешләрне саклау өчен, кабыгына үсемлек мае сыларга да була.

Сабаклары белән сатыла торган мандариннар озак саклана, диелә хәбәрдә.

Һәм, әлбәттә инде, сакларга куелган җимешләрне даими рәвештә тикшереп торыгыз, бозылган яки бозыла башлаганнарын алып ташларга онытмагыз! Юкса бөтен запас череп бетәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100