news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мандаринның нинди файдасы бар?

Мандарин аллергия китереп чыгарырга да мөмкин.

news_top
Мандаринның нинди файдасы бар?
https://pixabay.com

Мандаринда файдалы кислоталар, витаминнар һәм минераллар бар. Мандарин — табигый антисептик. Кыш көне мандарин ашау аскорбин кислотасы бәрабәренә иммунитетны ныгыта, организмга витаминнар керә. Бу турыда Спутник сайтында язылган.

Салкын тигәндә мандарин кабыгыннан чәй эчсәң, йөткерү йомшара, җиңеләя. Температура да бераз төшә.

Мандарин мае стрессны бетерә, тынычландыра, йокыны яхшырта.

Мандаринда калорийлар да күп түгел, клетчатка белән пектин ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

Тик мандарин аллергия китереп чыгарырга да мөмкин. Аны өч яшьтән кечерәк балаларга бирмәү хәерле. Бала имезә торган хатыннар да саклык белән ашарга тиеш.

Мандарин составындагы аскорбинка ашказанының лайлалы тышчасын ярсытуы ихтимал. Кислоталылыгы югары булган, ашказаны җәрәхәтеннән интеккән, гастриты булган кешеләргә мандарин ашамау хәерле.

Гепатит, холецистит, нефрит булса да мандарин зыянлы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар