news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мандаринлы пирог рецепты

Бик тәмле һәм матур пирог булачак.

news_top
Мандаринлы пирог рецепты
Илүсә Хөснетдинова

Казан блогеры Илүзә Хөснетдиновадан мандаринлы пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Бисквит өчен: 3 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 100 грамм он, 10 грамм көпшәкләндергеч, 4 мандарин.

Барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга, табага пергамент кәгазе җәяргә. Мандариннарны икегә бүләргә һәм киселгән ягы белән аска каратып табага тезәргә. Аннары өстенә әзер камырны агызырга.

Духовканы 180 градуска кадәр җылытырга һәм 25 минут пешерергә.

Аннары пирогны тәлинкәгә өстен аска әйләндерергә куярга, пергамент кәгазен алырга.

Бик тәмле һәм матур пирог булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар