Җырчы Резидә Шәрәфиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә матур булу сере белән бүлешкән. Җырчы мандарин кабыкларын ташламый, киптереп, җыеп куя икән.
1 стаканга 1 мандарин кабыгын һәм 1 стакан минераль су салырга кирәк. Стаканның өстен каплап 1 тәүлек тотарга.
«Биткә менә дигән тоник була. Битне йомшарта, рәхәт булып китә, биткә ямь керә. Машинада барганда биткә сиптереп алсаң, йокы да ачыла. Сәламәт булыйк! Матур булыйк!» – ди пышылдый җырчы.