Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маммолог: «Күкрәк яман шеше күбрәк 50-70 яшьлекләрдә очрый»

Хатын-кыз сәламәтлеге, сөт бизләре яман шеше һәм маммопластика турында Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов белән сөйләштек.

news_top_970_100
Маммолог: «Күкрәк яман шеше күбрәк 50-70 яшьлекләрдә очрый»
Салават Камалетдинов фотолары

Альберт Минусәгыйтович, хатын-кызларга маммологка елына ничә тапкыр күренергә кирәк. Яшь үзенчәлекләренә бәйле күрсәтмәләр бармы?

Кабул ителгән стандартлар буенча хатын-кыз маммологка елына бер тапкыр күренергә тиеш. Моннан тыш, куркыныч янаган, ягъни риск төркеменә керүче хатын-кызлар да бар. Бу төркемгә яман шеш белән авырган кан туганнары булган һәм геннар мутациясе күренеше дәлилләнгән кешеләр керә. Алар исә ярты елга бер тапкыр табибка күренергә тиеш. Елга бер тапкыр маммография үтәләр.

40 яшьтә анамнезында проблемалары булмаганнар өчен маммографик тикшеренүне ике елга бер тапкыр үтү киңәш ителә. Калганнарга, зарлары булмаса, елга бер тапкыр табибка күренергә һәм УЗИ эшләргә киңәш итәбез.

Маммологның төп эш коралы - куллармы? Тагын нинди тикшеренү ысуллары бар?

Бүгенге көндә куллардан да яхшырак мәгълүмат бирә торган тикшеренү чаралары бар. Маммолог кулы белән шеш таба икән, бу инде зур шеш дигән сүз. Республикабызда диспансеризация эшләп килә һәм маммографик скрининг бар. Маммография УЗИ белән табып булмаган шешләрне ачыклау мөмкинлеген бирә. Скрининг кертелгәннән бирле соңгы 10 ел эчендә сөт бизенең яман шеш авыруын билгеләү 85%ка җитте һәм дөньякүләм нормаларга якынлаша. Әлеге скринингны 50-70 яшьләрдәге бөтен хатын-кызларга да үткәрәләр.

Сезнең янга күбрәк ничә яшьтәге хатын-кызлар килә һәм аларны нәрсә борчый?

Төрле яшьләрдәге туташлар, ханымнар килә. Куркыныч янаган төркемгә 50-70 яшьләрдәгеләр керә. Шушы яшь аралыгында онкологиянең иң еш очравы, 70тән соң яки 30 яшькә кадәр әлеге авыру булмас дигән сүз түгел. Яман шеш төрле яшьтә барлыкка килергә мөмкин. Аның иң күп очрый торган вакыты 50-70 яшьләргә туры килә.

Шеш патологиясе: монда «яхшы» (доброкачественная опухоль) һәм яман шеш керә. Функциональ патология — мастопатия. Бу очракта сөт бизе фон әгъзасы гына. Ул бары тик менструаль цикл алды киеренекелеге булып реакция белдерә. Бу очракта циклның фазасына бәйле рәвештә күкрәк турысында авырту барлыкка килә. Ул мөстәкыйль авыру түгел. Еш кына калкансыман биз яисә аналык бизләре белән бәйле кыенлыклар булганда, күкрәк фон буларак реакция ясый.

Сөт бизенең мөстәкыйль авыруы — хирург дәвалавы кирәк булган шеш патологиясе генә. Калган барлык авырулар да симптоматик. Бик еш кына цикл белән бәйле авыртулардан зарланып киләләр. Ул хатын-кызларга хәлләрен җиңеләйтә торган тиешле дәвалау курсы язып бирелә.

«Яман шеш турында көн саен хәбәр итәргә туры килә»

Яман шеш авыруы барлыкка килүнең сәбәпләре нинди?

Авыруны барлыкка китерә торган факторлар ике төркемгә бүленә:

  1. Хатын-кызның үзеннән тормый, генетика, геннар белән бәйле факторлар. Яман шеш белән авырган туганнарыннан хатын-кызга әлеге авыруның геннар мутациясе эләгә. Элек алынган нурланыш терапиясе дәвалануы да моңа сәбәпче булырга мөмкин.
  2. Тормыш, яшәү рәвеше белән бәйле факторлар. Бу — тән авырлыгы индексының зур булуы, ягъни симезлек, исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, гормональ терапия һәм физик активлыкның түбән булуы.

Пациентларыгызга онкология турында еш хәбәр итәргә туры киләме? Бүген сөт бизе яман шеше статистикасы нинди?

Миңа рак турында көн саен хәбәр итәргә туры килә, бу — минем эшем. Безнең шеш патологиясе бүлеге бөтен Татарстан өчен бердәнбер.

Статистикага килгәндә, бүген исән калучылар саны арта. Яман шеш турында иртәрәк белгән саен, әлеге хатын-кызның авыру билгеләрсез яшәү мөмкинлекләре арта бара. Гомумроссия статистикасы буенча исән калучылар саны 30 процентка, ә авырулар саны 10 процентка арткан. Авыручылар саны артса да, аларның гомерләре озыная.

Бу нәрсәгә бәйле?

Авыручылар саны арту онкологияне әле башлангыч чорында ук таба алуга бәйле рәвештә артты, шул исәптән маммографик скрининг хисабына да. Пациентларга авыруны барлыкка китерә торган факторлар да йогынты ясый.

Анджелина Джолиның күкрәкләренә ясаткан операциясе турында күбебезнең ишеткәне бар. Бездә дә андый хәлләрнең булганы бармы? Мондый операция сөт бизләре онкологиясеннән коткарып кала аламы?

Анджелина Джоли рак белән авырмаган. Ул ясаткан операция профилактик мастэктомия дип атала. Әлеге операция сөт бизләре онкологиясе белән авыру куркынычын киметүгә юнәлтелгән. Аңа ата-анасыннан рак белән авыруга кодлаштырылган геннар күчү сәбәпле, актрисаның гомер барышында яман шеш белән авырып китү куркынычы 60-80 процентка җитә иде. Операция ясатып, ул рак белән авыру мөмкинлеген 10 процентка кадәр төшергән.

Кызганыч, без андый операцияләр үткәрә алмыйбыз. РФ кануннары аларны эшләүне тыя. Рак белән авырмаган кешегә без операция ясый да, сау-сәламәт органны да алып ата алмыйбыз.

Әгәр дә бер як күкрәктә яман шеш барлыкка килсә, без профилактика йөзеннән икенчесенә дә операция ясап, авыру булмаган органны да алып ата алабыз. Ә менә сау-сәламәт кешегә операция ясарга ярамый.

Профилактик мастэктомия белән яман шеш белән авыру куркынычы кими, ләкин тулысынча бетми.

Берара каты формалы бюстгалтерлар кию яман шеш авыруын китереп чыгара дип әйтәләр иде. Дөресме бу?

Бу — миф, дөреслеккә туры килми. Әгәр дә эчке кием кешенең үлчәменә туры китереп, дөрес итеп сайланган һәм аңа ул уңайсызлыклар тудырмый икән, аның бернинди куркынычы да юк. Дезодорантлар, микродулкынлы мичләр турында да шундый ук сүзләр йөрде. Алары да дөрес түгел.

Бүген эстроген гормоннары (алар яман шеш белән авыру куркынычын арттыруда катнашалар — табиб искәрмәсе.) кебек тәэсир итүче химик реагентлар турында да сөйлиләр. Бу әле гипотеза гына, исбатланмаган.

Хәзер бит эчке кием төрләре дә бик күп. Сез пациентларыгызга бу юнәлештә нинди дә булса киңәшләр бирәсезме?

Юк. Бу һәр кешенең үз эше, үз сайлау иреге.

Күкрәкләргә тейплар куялар. Бу процедураның файдасы бармы?

Күкрәккә тейплар куюны, гадәттә, операциядән соң аның формасын фиксацияләү өчен кулланалар. Күкрәк астындагы «тире кесә»сен («кожный карман») киметү өчен. Күкрәк формасын саклау максаты белән эшләнә, әмма эффекты юк. Эчке кием нәкъ шул ук функцияне башкара.

Гравитация үз эшен эшләячәк, тире барыбер тартыла.

Күкрәк зурайту пластик операциясе бик популяр. Бу эстетик процедура гынамы, әллә инде маммолог, табиблар да күрсәтмә бирәләрме?

Күкрәкне зурайта торган маммопластика бары тик эстетик процедура гына. Бу операциягә табиблар күрсәтмә бирми. Сөт бизләре — функциональ әгъза түгел һәм ул тормыш сыйфаты начараюга китерә алмый. Күкрәк зурайтуга медицина күрсәтмәләре юк.

Ә менә күкрәкне кечерәйтүгә була ала. Гигантомастия дигән әйбер бар. Бу күкрәкләр артык зур булу дигән сүз, ягъни хатын-кызга алар кыенлык китерә, аркасында ятканда баса. Бүген кайбер Европа илләрендә зур күкрәкләрнең тормыш сыйфатына ясаган тискәре йогынтысын, кыенлыклар китерүен исбатлаган хатын-кызларга күкрәкләрне кечерәйтү операциясен иминиятләштерү хисабына да эшлиләр.

Калган барлык пластик операцияләр өчен дә пациент үзе түли.

«Маммопластикадан соң кыенлыклар да туарга мөмкин»

Алберт Минусәгыйтович, маммопластиканың нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

Аның уңай, тискәре яклары юк. Хатын-кыз мастэктомия операциясеннән соң силикон имплант куйдырган очраклар бар. Кабатлап әйтәм, бу операциягә медицина күрсәтмәләре юк. Хатын-кыз тели икән, күкрәген саклап кала һәм зурайта ала. Тумыштан килгән аномалияләр бар, мәсәлән, бер як сөт бизе генә үсеш алган. Бу очракта симметрия булдыру өчен маммопластика операциясе ярдәм итә.

Без үзебезнең тәнебезгә чит әйбер урнаштырабыз икән, организмның аңа карата үз тәэсире була, әлбәттә. Имплант куйдырган пациентларда берничә төр икенчел дәрәҗәдәге йогынты барлыкка килергә мөмкин: лимфа системасы шеше (крупноклеточная лимфома), шул исәптән яман шеш тә.

Кешенең тәненә куелган имплант алга таба җитди дәвалауны таләп иткән лимфомага (иммунитет күзәнәкләре яман шеше) китергән авыруга сәбәпче була ала. Бу еш күренеш түгел, Россиядә 7 процент шундый очрак теркәлгән. Хатын-кыз күкрәген зурайту операциясенә килә икән, ул лимфома белән авырырга мөмкин.

Кайбер очракларда имплант куйдыру хроник арыганлыкка һәм тоташтыручы тукымалар авыруларын да китереп чыгара ала. Маммопластика - матурлыктан кала кайбер проблемалар чыганагы да булып тора. Аны ясагач та, күпмедер вакыттан соң өстәмә коррекция кирәк булачагы хакында да онытырга ярамый.

Күз белән генә карап, хатын-кызның күкрәге чынмы, юкмы икәнен белеп буламы соң?

Имплант куйдырганда төрле кеше төрле максатлардан чыгып эш итә. Кемдер күренеп торырлык итеп имплант куюны сорый. Кайвакытта күкрәк үстерү артык зур итеп эшләнми, бу очракта белмәгән кеше аера алмаячак. Күкрәк зурайтылган икән, нинди дә булса эз табарга була, бигрәк тә табиблар, белгечләр моны күрә.

Маммопластикадан соң сезгә пациентлар нинди проблемалар белән киләләр?

Маммопластикадан соң «капсульная контрактура» дигән кыенлык туарга мөмкин. Организм имплантка реакция белдереп, аның тирәли җөй булдыра. Кайвакытта имплант формасын үзгәртә, ягъни деформацияләнә, ертылырга да мөмкин. Еш булмаса да, булгалый. Бу очракта имплантны алыштырырга кирәк.

Берничә ел элек күкрәкне зурайту максаты белән тышчасы булмаган гель тутыралар иде. Бу бик зур бәла: организмга сеңә, кешенең сәламәтлегенә зыян китерә. Бүгенге көндә куркынычсыз булып силикон имплантлар санала. Проблемалы урыннарыннан липосакция ясап, шуның хисабына күкрәк зурайту очраклары да бар иде. Бу операцияләр куркыныч.

Имплант шартларга да мөмкин, диләр бит.

Бу сирәк очрак. Имплант эчендә гель һәм ул агып чыкмый. Андый очрак булырга мөмкин, ләкин тормыш өчен куркыныч түгел. Андый проблема килеп туса, әлбәттә, хәл итәргә кирәк.

Авырлы вакытта хатын-кызның фигурасы болай да үзгәрә. Имплант нишли?

Эстетик характердагы проблема гына килеп туарга мөмкин. Күкрәк белән баланы ашатканнан соң өстәмә коррекция кирәк булуы бар.

«Баланы бер ел имезергә кирәк»

Имплант баланы имезүгә ничек тә булса йогынты ясыймы?

Юк, берничек тә. Имплантны берничә төрле юл белән урнаштыралар. Беренчесе — имплантны култык астыннан тыгалар. Бу очракта сөт каналларына кагылмыйлар.

Икенчесе — күкрәк астына. Бу да имезүгә берничек тә каршы килми. Өченчесе — имплантны ареола астына урнаштырганда, кайбер очракларда сөт бизләре структурасы үзгәреп, бала имезү белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Имплант — чит җисем. Ул сөт бизе тукымалары белән берничек тә контактка керми.

Баланың үзенә дә зарарлы түгелме?

Юк, зарарлы түгел дип санала.

Кайбер хатын-кызлар үзләренең күкрәк формаларын бозмас өчен баланы имезмиләр. Бу аның сәламәтлегенә йогынты ясыймы? Ничек?

Сөт бизләре - кеше туганда үсеп бетмәгән бердәнбер әгъза. Аның үсеше бала имезү белән төгәлләнә. Лактоцитлар, сөт барлыкка китерә торган күзәнәкләр, хатын-кыз имезеп бетергәч «өлгереп» бетә. Үзенең актив үсеш фазасында булган теләсә нинди күзәнәк кебек үк алар да уңайсыз шартлар йогынтысына тиз бирелә. Шуңа күрә бөтен җирдә дә баланы бер яшькә кадәр имезергә киңәш итәләр. Бу вакытта сөт бизләре күзәнәкләре гармонияле рәвештә үсә һәм яман шеш белән авыру куркынычы да кими.

Хатын-кыз баласын күкрәге белән ашатмаган икән, ул яман шеш белән авырый дип әйтеп булмый, процентлар зур түгел.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күрсәтмәләре буенча да, бер ел бала имезү яман шеш белән авыру куркынычын киметә дип санала. Болай гына имезүдән баш тартырга кирәкми. Әгәр инде әни кешенең сөте бетеп китә икән, моның да куркынычы юк.

Әни кеше баласын имезә, лактостаз, дару эчәргә ярамый. Әниләр, әбиләр кәбестә яфрагы, чи бәрәңге белән дәвалану яклы. Нишләргә?

Лактостаз — нинди дә булса сәбәп аркасында сөтнең чыга алмавы. Күкрәктә тыгызланган урыннар барлыкка килә. Ул үз чиратында мастит та китереп чыгара ала. Бусы инде үлек һәм аны хирургик ысул белән дәваларга кирәк. Кайвакыт лактостаз үзеннән-үзе дә хәл ителә. Лактостаз булганда ярдәм итә торган махсус дарулар бар. Бөтен даруларны да эчәргә ярамый дигән сүз түгел. Даруларны куллану инструкцияләрендә мондый сүзләр бар: әгәр препаратның файда китерә алуы аның икенчел дәрәҗәдәге йогынтысыннан артып китсә, бу очракта антибиотиклар да кулланырга ярый. Гомеопатик препаратлар да бар. Лактостаз вакытында халык медицинасы да бик әйбәт булыша.

Лактостазны китереп чыгармый калу мөмкинме соң?

Кайвакыт лактостазга баланы дөрес имезмәү сәбәпче була. Бала табу йортларында хатын-кызлар белән бала имезү буенча белгечләр эшли. 

Сөтнең күләме турында да имеш-мимешләр күп.

Хатын-кыз баласын имезгәндә сөт күләмен арттыра торган матдәләр бар. Нигездә, бу организмдагы сыеклык күләме артуга бәйле. Имезә торган хатын-кызлар өчен эшләнгән төрле чәйләр бар. Булачак әни кешенең сөте җитәчәкме, юкмы икәнен әйтеп булмый. Бу генетикага бәйле нәрсәләр.

Күкрәк формасын саклау өчен хатын-кызларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Күкрәк формасы һәм аның эволюциясе кешенең индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле, шул исәптән тире төзелеше, коллагенның күпме булуыннан да тора. Гравитация барыбызга да йогынты ясый. Ничек кенә булмасын, 20 яшьтәге күкрәк белән 50 яшьтәгесе бер үк булмаячак. Тире нинди генә эластик булса да, күкрәкләр барыбер төшә. Шуңа күрә монда бернинди күрсәтмәләр дә юк.



Галерея: Маммолог белән интервьюдан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100