Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мамадышта яшәүче хатынга сыер һөҗүм иткән

news_top_970_100
Мамадышта яшәүче хатынга сыер һөҗүм иткән
"Татар-информ" архивы

Татарстанның Мамадыш районында бер хатынга сыер һөҗүм иткән. Аннары аны хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Хатынның эче бик каты авырта, корсак тиресендә зур гематома була.

Соңрак ачыкланганча, бу хатын сыерлар асрый. Терлекләрне караганда, бер сыер аны таптап үтерә язган.

Имгәнгән хатынның эчке органнарына зыян килмәгән. Тикшергәннән соң, аның гематомасын ачканнар, аннан ике литр оешкан канны алганнар. Хәзер хатынны өенә кайтарып җибәргәннәр, дип хәбәр иткәннәр Мамадыш Үзәк район хастаханәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100