Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мамадышта киселгән агач ботаклары ташлаган өчен ир белән хатынга 2000 сум штраф салганнар

news_top_970_100
Мамадышта киселгән агач ботаклары ташлаган өчен ир белән хатынга 2000 сум штраф салганнар
"Татар-информ" архивы

Шушы көннәрдә Мамадышта яшәүче ир белән хатынны дача участогында кискән агач ботакларын чүп контейнерлары янында калдырган өчен штрафка тартканнар. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Аларны Мамадыш районы Башкарма комитетының хокук эшләре бүлеге хезмәткәре Рифат Хәбибуллин күргән. Ир белән хатын сүзләренчә, алар агач ботакларын чүп контейнеры янында калдырырга ярамаганын белмәгән. Шулай да, белмәү аркасында җаваплылыктан котылып булмый. Ир белән хатынга 2000 сум штраф түләткәннәр. Икенче тапкыр хокук бозган очракта, ике мәртәбә артыграк – 3500 сумнан 5000 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк.

Яз җиткәч, Мамадыш урамнарында чүп контейнерлары янында зур габаритлы чүп-чар өемнәре барлыкка килә башлаган. Аларны үз ихаталарын җыештырган кешеләр чыгарып ташлый. Бу гражданнарның күршеләре әйтүенчә, штрафка һәм тәнкыйтькә тарымас өчен, алар бу «кырын» эшне төнлә эшли икән.

Әмма шәһәрнең башкарма комитетында әйтүләренчә, мондый намуссыз кешеләр җәзадан котыла алмаячак. Зур габаритлы чүп «хуҗаларын» ачыклаячаклар һәм тиешенчә җәза бирәчәкләр.

Мондый рейдлар көн саен булып тора. Башкарма комитет белгечләре шәһәр урамнарын гына түгел, ә авылларны да карый.

Узган елда, зур габаритлы чүп ташлаган өчен, Мамадышта яшәүче дистәләгән кешегә штраф салынган.

Ә язгы чүп-чардан ничек арынырга һәм закон бозмаска соң, дигән сорау куя газета. «Җавап гади: зур ботакларны кисәргә һәм капчыкларга тутырырга кирәк», – дип язылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100