
Татарстанның Мамадыш районында янгын вакытында өлкән яшьтәге 2 хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Фаҗига Мамадышта Вера Фигнер урамындагы йортта була. Бер катлы агач йортта янгын чыга.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, түбәгә ут капкан була.
Утны сүндергән чакта, 73 яшьлек һәм 98 яшьлек хатын-кызлар мәете табыла.
Янгынның якынча сәбәбе – газ җиһазарын файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, диелә хәбәрдә.