news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мамадышта Шәһәр көнендә биючеләр музыкасыз калган

news_top
Мамадышта Шәһәр көнендә биючеләр музыкасыз калган
Гөлүзә Василова

Бүген Мамадышта Шәһәр көнен бәйрәм итәләр. Бәйрәм кунакларына җырлы-биюле концерт тәкъдим ителгән.

Сәхнәдә җилкендереп биегән вакытта музыка сүнгән, аны тиз генә кабыза да алмаганнар. Әмма биючеләр сер биреп тормаган, биеп бетермичә сәхнәдән төшмәгән. Бәйрәмгә килгән халык аларны дәррәү алкышлый.

Шулай ук татар эстрадасы йолдызлары Ришат Фазлыйәхмәтов, Алинә Сафиуллина, Айгөл Бариева, Фәридә Ибраһимова, Диләрә Илалетдинова һ.б. чыгыш ясаган.

Бәйрәмдә яшь парларны да сәхнәгә чакырганнар. Яшь киленнәр кабат кәләш күлмәген кию бәхетенә ирешкән. Аларга бүләкләр тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар