news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мамадышта берьюлы өч ир-ат һәлак булган

news_top
Мамадышта берьюлы өч ир-ат һәлак булган
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Мамадышта канализация коесында 3 ир-ат мәете табылган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Фаҗига Такташ һәм Маннур урамнары чатында була. Якынча белешмә буенча, алар берсе артыннан берсе коега төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Янгын сүндерүчеләр килгәндә, канализация коесында (якынча мәгълүмат буенча, шәхси йортта) 3 ир-атның һәлак булуы ачыкланган. Алар, якынча белешмә буенча, бер-бер артлы төшкән», – диелә ведомство хәбәрендә.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар