Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мамадышта 4 балалы гаилә яллап яшәгән фатир янган – «Хуҗалар җавабы шаккатырды»

news_top_970_100
Мамадышта 4 балалы гаилә яллап яшәгән фатир янган – «Хуҗалар җавабы шаккатырды»

Мамадыш үзәгендә яшәүче 4 балалы Журавлевлар гаиләсенә бәла килгән – инде 6 ел яшәгән фатирлары һәм бөртекләп җыйган барлык мал-мөлкәтләре бер мизгелдә көлгә әйләнгән.

Дарья Журавлева сүзләренчә, төргәге белән 60 000 акчалары да, бернинди документлары да, кием-салымнары да, балаларның уенчыклары да юк хәзер. Ут бар булганны ялмап алган. Җитмәсә, фатир да үзләренеке түгел. Гаилә шәһәр үзәгендәге 2 бүлмәле фатирны арендалап – яллап яшәгән. 31 май көнне бар шәһәрне аякка бастырган янгын фатир хуҗалары белән тагын бер кат очрашып сөйләшергә сәбәп булган. «Аларның җаваплары шаккатырды», – ди 4 бала әнисе. «Фатирның хуҗалары – бик әйбәт, аңлый торган кешеләр. «Әле ярый үзегез исән, калганын рәтләп була», – диделәр. Хәзер без фатирны рәткә китерәчәкбез. Тәрәзәләр куясы бар. Фатирны башыннан ахырына кадәр ясарга кирәк», – дип уртаклашты гаилә. 

Күп балалы гаилә 1 июнь – Балаларны яклау көнен, балачак бәйрәме итеп күңелле үткәрер урынга, янган күмерләр түгеп, төтен юып, елый-елый үткәргән. «Мондый хәл безнең белән булыр кебек түгел иде», – ди хуҗабикә.

Гаиләдә 1,5 яшьлек, 4 яшьлек, 6 һәм 13 яшьлек балалар тәрбияләнә. Хәзерге вакытта ике кечкенәсе – 4 яшьлек малай һәм 1,5 яшьлек кыз, 6 яшьлек бала Мамадыш районының Отарка авылында әбиләрендә. Зур малай әнисе һәм әтисе белән туганнарында яши, олы малай әти-әнисенә янгыннан калган пычракны җыештырырга, ремонт эшендә ярдәм итә. Ирле-хатынлы Журавлевлар, беренче эш итеп, обой ябыштырырга җыена, хәзерге вакытта стеналарны юалар.

Фатир хуҗаларына бу бәла турында иң беренче булып МЧС хезмәткәрләре хәбәр иткән.

Янгынның нәрсәдән чыкканы әлегә билгеле түгел. Мин 2 кечкенә балам белән зал бүлмәсендә йоклый идем. Бүтәннәр өйдә юк иде. Төтен исеннән уянып киттем. 4 яшьлек улым бик курыкты, аларны таныш апабыз шунда ук үзенә алып китте, аннары авылга җибәрдек. Үзебез авылга күченмәдек, чөнки машинабыз юк. Таксига күп акча кирәк булачак.

Ут эченнән урамга чыгуга, тынычланып булмады, дарулар да булышмады, «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртырга туры килде. Ут сүнгәч кенә бераз җиңел булып китте. Төнгә кадәр күздән яшь туктамады, хәзер дә, искә төшсә, туктап булмый, – дип искә алды ул вакытны хуҗабикә.

Фатирдагы бөтен мебельне диярлек чыгарганнар. Бәлагә юлыккан гаиләгә ирнең эш урыныннан (РМ «Строй») ярдәм күрсәтәләр. «Кузнецов Виктор Ивановичка рәхмәтебезне язсагыз иде. Техника да, ярдәмгә 20 кеше дә җибәрде», –дип уртаклашты Дарья.

Журавлевлар гаиләсе тагын Сидоровлар гаиләсенә, Мамадышның «Купеческий» кибетенә дә рәхмәтле. Кибеттә товарларны хәтта бушка биргәннәр. «Дөньяда яхшы кешеләр күп икән, булышалар, эш белән дә, җылы сүз белән дә. Кешеләрдән ярдәм килеп тора. Төрлечә ярдәм итәләр: кирәк-ярак та, азык-төлек тә, акча да күчерәләр», – дип, Мамадыш халкының бердәм, тату яшәвен сөйли Дарья.

Фатирны рәтләп бетергәч, Журавлевлар шунда ук калырга уйлый. Гаилә янына Мамадыш районының социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре дә килгән. Гаилә башлыгының да эш урыныннан материаль ярдәм көтәләр. Тик шулай да, 4 балалы гаилә киң күңелле кешеләр ярдәменә өметләнә, чөнки ут бер мизгелдә юк иткәннәрне бар итү өчен китәчәк чыгымнарның очы-кырые күренми әлегә.

Журавлевлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

8 965 614 58 68 (Сбербанк) – Журавлева Дарья Александровна.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100