news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мамадыштагы бер авылга хәтерен югалткан ир-атны китереп ташлаганнар

Бу кеше исемен Альберт дип әйткән.

news_top
Мамадыштагы бер авылга хәтерен югалткан ир-атны китереп ташлаганнар
8 декабрьдә Мамадыш районының Олы Артыш авылында хәтерен югалткан ир-ат табылган. Бу турыда Нократ сайты хәбәр итте.
      
Хәтерен югалткан ир-атны тапкан кешеләр ГЛОНАСС системасы буенча дежур бүлекчәгә шалтыраткан. Урынга оператив төркем барган.

Бу кешене авылга билгесез кешеләр алып килгән һәм калдырып киткән, диелгән әлеге хәбәрдә.  Ир-ат үзен Альберт дип кенә әйтә алган. 

Хәзер бу эш белән тикшерүчеләр шөгыльләнә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар