news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мамадышта матч вакытында тугыз яшьлек хоккейчылар күмәкләп сугышкан - видео

Судьялар аерганнан соң, малайлар кабат өелешеп сугыша башлаган.

news_top
Мамадышта матч вакытында тугыз яшьлек хоккейчылар күмәкләп сугышкан - видео

Мамадышта балалар хоккей турниры вакытында тугыз яшьлек спортчылар күмәкләп сугышкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мамадышның «Олимп» командасы Удмуртиядән килгән «Прогресс» командасы белән очраша. Өченче периодта Мамадыш уенчылары 0:6 хисабы белән җиңелеп бара. 

Шуннан соң малайлар талаша башлый. Башта күмәкләшеп сугышалар, судьялар аларны аера, сугыш чыгаручыларны штраф урындыгына утырталар. Матчны дәвам итмәкче булалар. Тик малайлар тагын кәшәкәләрен атып бәреп, йодрыклар белән көч сынаша тотына. 

Видео кадрларында нәни малайларның бер-берсен тукмавы, бер-берсен бозга егып салуы күренә, судья нәни спортчыларны күтәреп-күтәреп читкә алып куя, тик алар барыбер тынычланмый.

Бу турнирда беренче урынны «Прогресс» клубы алган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар