Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мамадышта 10 айлык бала конструктор детале белән тончыккан (видео)

10 айлык кыз абыйсы белән уйнаган вакытта тыны кысыла һәм зәңгәрләнеп чыга, сулаудан туктый. Балага бабасы ясалма сулыш ясап беренче ярдәм күрсәтә. Бу хакта Эфир24 каналы хәбәр итә.

news_top_970_100
Мамадышта 10 айлык бала конструктор детале белән тончыккан (видео)
Хәзерге вакытта барысы да яхшы, әмма килеп чыккан хәл турында 10 айлык сабыйның әнисе һаман да күз яшьләре белән искә ала. 

- Балалар уенчыклар белән уйнадылар. Мин читкә борылып кына торган идем, кызымның тыны кысыла башлады, зәңгәрләнеп чыкты. Бөтенләй суламый башлагач, бабасы ясалма сулыш ясады, аз генә сулый башлады, ләкин аңсыз иде", - дип сөйли әни кеше. 

Баланы тиз арада ашыгыч ярдәм хастаханәсенең реанимация бүлегенә алып киләләр. Педиатр бу очракны уникаль дип сөйли:

- Баланы авыр хәлдә ашыгыч ярдәм белән алып килделәр. Баланы монда алып килгәннән соң, аны тиз арада яңа реанимация блогының 3 катына алып менделәр. Барлык белгечләрне, шулай ук өйдә дежур торган белгечләрне чакырдык, хирургия бүлеге мөдире Булат Арслановны, педиатрларны, ренгент белгечләрен чакырганнан соң - балага беренче ярдәм күрсәттеләр.

Табибларның тиз арада ярдәм күрсәтүләре һәм  күптән түгел генә хастаханәгә алынган яңа аппарт ярдәме белән кызның гомерен саклап калалар. 

 - Безнең төп максат - тын алуга комаучаулаган һәм тын юлларын каплаган каршылыкны юкка чыгару иде. Яңа аппарат - бронохоспоп ярдәмендә тын юлындагы чит предметны алуга ирештек, - дип белдерде район хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Булат Арсланов. 

  Хәзерге вакытта кызның гомеренә куркыныч янамый, дип белдерә табиблар һәм әти-әниләрне кисәтәләр:

 сындырырга, аерырга һәм кечкенә детальләрен авызга кабарга мөмкин булган барлык уенчыклар балалар тормышы өчен куркыныч. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100