Мамадыш районында Камада балык тотып йөрүче браконьер хатынны тотканнар
Тикшерүчеләр белән очрашкан вакытта бу хатынның ятьмәләре, көймәсе, 200ләп балыгы була.
Татарстанда Кама елгасында балык тотучы хатын-кыз-браконьерны тотканнар. Аның ятьмәләре һәм тоткан балыклары да үзе белән булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча Мамадыш районы бүлекчәсе хезмәткәрләре Кама елгасы буена тикшерү белән бара. Алар бер авыл янында браконьер балыкчы — хатын-кызны тоткарлыйлар. Балыкчы хатынның үзе белән ятьмәләре, көймәсе, 200ләп балыгы да була.
Оперативниклар ачыклаганча, бу хатынның балык тоту өчен рөхсәте дә булмый, ул балыкны тыелган ысуллар кулланып тота.
«Судагы биологик ресурсларны законсыз тоту» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзер балык тотарга яратучы хатынны ике елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.