news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мамадыш районында бер йорттан миллион сумлык әйбер урлаганнар

Мамадыш районында бер йорттан миллион сумлык әйбер урлаганнар

news_top
Мамадыш районында бер йорттан миллион сумлык әйбер урлаганнар
Мамадыш районында бер шәхси йортны басканнар. Караклар миллион сумнан артык зыян китергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Кичә биредә яшәүче 45 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итте. Иртәнге якта аның йортын басканнар. Билгесез кеше тәрәзә аша өйгә кергән. Ул зәркән эшләнмәләре һәм акча урлаган. Урланган милек миллион сумнан артыкка бәяләнә", диелгән бу хәбәрдә.

Әлеге вакыйгадан соң, "урлау" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Фатир басучылар турында мәгълүматы булган һәркемне полициягә мөрәҗәгать итәргә яки тәүлек әйләнәсенә эшли торган 02, 112 телефоннарына, шулай ук "ышаныч телефонына" 291-20-02 номерына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар