news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мамадыш районы Шәдче авылы Сабан туенда тракторлар узышкан

Авыл эшчәннәре үз куллары белән ясаган тракторларда ярышканнар.

news_top
Мамадыш районы Шәдче авылы Сабан туенда тракторлар узышкан
https://www.instagram.com/javit_shakirov_official/

Мамадыш районы Шәдче авылы Сабан туенда бик кызыклы ярыш үткәргәннәр. Авыл эшчәннәре үз куллары белән ясаган тракторларда узышкан. Әлеге видеоны инстаграмга Сабантуйның алып баручысы Җәвит Шакиров куйган.

«Шәдче Сабан туеннан килгән видео! Үз куллары белән ясаган тракторларда ярышны беренче тапкыр оештырганнар иде. Бик күңелле, урынлы, супер булды», — дип язган ул.

Инстачылар да видеога уңай смайллар калдырган. «Безнекеләр булдыра! Бардык, күрдек, бик шәп булды. Алып баручыларга аерым рәхмәт, күңел ачып кайттык», — дип язганнар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар