news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мамадыш районындагы авылда беренче тапкыр мәчет ачылды

news_top

Мамадыш районының Сотово бистәсендә истәлекле вакыйга булды – авыл тарихында беренче тапкыр мәчет ачылды. Элек монда дин белән бәйле объектлар булмаган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәчет төзү фикере белән Сотовода туып-үскән Резеда Җамалиева чыккан. Аллаһ йортын сафка бастыру теләге 13 ел элек туган – ул әнисе Мәрьям Николаевнаның хыялын тормышка ашырырга теләгән. Ире Ирек Илдус улы белән бергә алар бу хыялны тормышка ашырган. Төзелеш эшләрендә гаилә дуслары булышкан. Шулай ук узып баручы башка кешеләр дә үз ярдәмен тәкъдим иткән.

Мәчет төзелеше 2013 елда башланган. Яңа мәчет 50гә якын кешене сыйдыра. Биредә барлык уңайлыклар булган тәһарәтханә бар.

Тантаналы ачылышта Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам Миңнегалиев, Урманчы авыл җирлеге башлыгы Айрат Яхин, якын-тирә авылларның имамнары, бистә халкы катнашты.

Равил хәзрәт Зөфәров, кунакларны һәм мөселманнарны мөфти Камил хәзрәт исеменнән сәламләп, Мәүлид ае белән котлады һәм Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең үгет-нәсыйхәтләрен искә төшерде.

Район башлыгы Вадим Никитин, бистә халкын котлап, мәчет төзүдә башлап йөрүчеләргә рәхмәт белдерде. «Бу – кече Ватанга мәхәббәтнең тормыштагы чагылышы. Ул йорт игелек, тынычлык һәм бердәмлек урыны булсын», – диде район башлыгы.

Сотово бистәсендәге әлеге мәчет Мамадыш районында 61нче булып ачылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар