news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мамадыш районында юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак булган

news_top

Татарстанның Мамадыш районында «Лада» машинасы белән трактор бәрелешкән. Юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак булган.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте кичә 21:30 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара-Ишки юлында булган. «Лада» йөртүчесе артык зур тизлек белән барган һәм алдындагы тагылмалы тракторга килеп бәрелгән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм өч пассажиры урында ук һәлак булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, юл-транспорт һәлакәте урынына коткаручылар җәлеп ителгән.

Тикшерү үткәрелә, аның процессын прокуратура контрольдә тота.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар