news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мамадыш районында су насосын алмаштырырга маташканда бер ир-ат һәлак булган

news_top

Татарстанның Мамадыш районында яшәүче ир-ат су насосын мөстәкыйль рәвештә алыштырган. Шул вакытта бер кеше һәлак булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 23 майда Грахань авылында булган. Биш ир-ат насосны үз көчләре белән алыштырырга булган. Аларның берсе — 65 яшьлек трактор йөртүче — трос ярдәмендә скважинадан җиһазны күтәрә башлаган.

Бер мизгелдә трос өзелгән. Аның очы янәшәдә торган ир-атка килеп бәрелгән һәм ул һәлак булган.

Суд трактор йөртүчене саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепле дип тапкан һәм аңа төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар