
Мамадыш районында Нократ елгасы аша күпер янында бүген иртән авария була. Биредә 2 кеше үлгән. «Татарстан 24» каналы шул хакта хәбәр итте.
06.30 сәгатьтә «Лада» автомобиле йөк машинасына бәрелә. Бу турыда Татарстан прокуратурасы хәбәр иткән.
Якынча белешмә буенча, «Лада» машинасын йөртүче тизлеген арттыра һәм үзе белән бер якка бара торган йөк машинасына бәрелә.
Җиңел машина йөртүчесе дә, пассажиры да урында ук һәлак була, диелә хәбәрдә.