Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары, полициянең элеккеге җитәкчесе Илнар Исхаковны СИЗОдан чыгардылар. Суд аңа карата чикләү чарасын озайтмады. Бу турыда «Нократ» район газетасы хәбәр итте.
Аңа карата билгеле бер гамәлләрне тыю турында йомшаграк чикләү чарасы билгеләнгән. Суд сайтында шул хакта белешмә чыккан.
Исхаков узган елның июлендә кулга алынган иде. Аңа карата Россия Җинаять кодексының 159 нчы һәм 286 нчы маддәләре («Аеруча зур күләмдәге мошенниклык» һәм «Вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру») буенча җинаять эше кузгатылды. Эш материалы аның элеккеге эш урыны — Минзәлә районы буенча Эчке эшләр бүлеге белән бәйле. Анда ул, Мамадышка күчкәнче, шулай ук Эчке эшләр идарәсе башлыгының урынбасары һәм район полициясе башлыгы булган.
Россия Тикшерү комитеты версиясе буенча, Исхаков Эчке эшләр идарәсе бинасында узган ремонт эшләрен, җитешсезлекләр булуга карамастан, кабул итә. Мәслән, тәрәзәләрдә тимер рәшәткәләр җитешми.
Исхаков үз гаебен танымый. Ул күрсәтүенчә, әлеге эшләрне тыл хезмәткәрләре контрольдә тоткан – алар документлар әзерләгән, киңәшмәләр уздырган һәм эшләрне кабул итүдә катнашкан. Аның сүзләренә караганда, ул документларга кул куюны югарыдан килгән күрсәтмә буенча башкарган, атап әйткәндә – «полковник Шакиров Рамил Һадиевич приказы буенча». «Баш бухгалтерга шалтыратулар булды: барлык контрактлар ел ахырына кадәр ябылырга тиеш, югыйсә акчалар бюджетка кире кайтарылачак», – дип аңлаткан элеккеге полиция хезмәткәре.
Исхаков озак вакыт СИЗОда утырды, әмма бу юлы тикшерү аны өй арестына күчерүне сорап гариза бирде. Судья Сергей Аптулин тагын да йомшаграк чикләү чарасы билгеләде – Исхаковка билгеле гамәлләрне башкару тыелды, диелә хәбәрдә.