Татарстан трассасында авариядә 3 кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан прокуратурасына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Фаҗига 18 июньдә «Мамадыш – Кукмара» юлының 4 нче километрында була. «Лади Калина» белән идарә итүче хатын-кыз идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Биредә ул «Фотон 304001» йөк машинасына бәрелә.
«Лада» йөртүчесе, ике пассажиры, шул исәптән 1 яшьлек бала, һәлак була, диелә хәбәрдә.