Малны намаз укыган кешедән генә чалдыру дөресме?
“Без малны намаз укучы кешедән генә чалдырабыз. Намаз укымаган кешенең чалдырган итен, гомумән, алмыйбыз. Малны намаз укыган кеше генə чалса, ул əйбəт буламы? Намазда булмыйча, белгән догасын гына да укып чалучылар бар”, - дип сорый укучыбыз. Сорауга җавапны Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бирә.
– Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Әлбәттә, мөселман кешесе һәрвакыт мөселман бугазлаган малны гына ашарга тиеш. Ә намаз укымаучы кешенең чалган малы хәләл буламы? Монда бөтен мәсьәлә намаз укымауның хөкеменә кайта. Әгәр кеше намазның фарыз булуын белә торып, намаз укымаса, ул кем була? Кәферме, әллә гөнаһлы мөселманмы? Безнең Хәнәфи мәзһәбендә калебе белән ышанган, теле белән шәһадәт китергән, фарызны фарыз, хәрамны хәрам дип таныган кеше мөселман була, гәрчә намаз укымаса да. Димәк, ул бугазлаган малны да хәрамга чыгару дөрес түгел.
Әлбәттә, кемдер үзе һәм гаиләсе өчен фәкать намаз әһеле чалган итне генә алып кайтырга мөмкин. Мин үзем дә итне һәрвакыт намаз укучыдан алырга тырышам. Әмма, бу үзен мөселманга санаучы, шулай да әлегә намаз укуга “барып җитә” алмаган татар кешесе чалган малның итен хәрамга чыгаруга сәбәп түгел.