Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәликәгә Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде

Мәликә Разакова инде бишенче ел Росгвардия составына кергән оркестрда солист булып эшли.

news_top_970_100
Мәликәгә Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде
Фотолар Мәликә рөхсәте белән урнаштырыла

Җырчы Мәликә Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булды.

«Яңа ел алдыннан мондый зур бүләкне алу бик рәхәт. Дөресен әйтсәк, бу көннәргә дип корылып куелган башка планнарым да бар иде, тик, әлбәттә, бу яңалыкны ишеткәч, барысын да үзгәрттем. Әлеге бүләк минем өчен бик мөһим. Тагы да иҗат итүгә этәргеч бу минем өчен», – ди җырчы. 

Мәликә әйтүенчә, аның иҗади юлы Башкортстанда башланган да. Салават Фәтхетдинов аны нәкъ менә күрше районда ишетеп алган һәм Казанга чакырган. Мәликә искә алуынча, Салават абый аңа: «Синең кыйблаң – Казанда», – дигән. Мәликә шушы сөйләшүдән соң, Казанга килеп, Винера Ганиева курсына укырга керә. «Ул вакытта әле кәрәзле телефоннар юк иде. Салават абый өй телефонына шалтыратып, Казанга дәште. Тормыш юлымда очраган һәркемгә рәхмәтле мин», – ди Мәликә. 

Җырчы сүзләренчә, ул Казанда үз концертын куярга тели. «Мәликә күп еллар элек Салаватның концертында чыгыш ясаган Мәликә түгел инде. Төрле язмыш сынаулары да мине үзгәртте. Тик, дөрес аңлагыз, әгәр дә стиль буенча кирәк булса, күлмәген дә туры китереп сайлаячакмын. Әлбәттә, әгәр хәрби темага кагылышлы җыр башкарсам, шулай ук урынлы күлмәк киячәкмен», – ди ул. 

Мәликә кияүдә түгел. Ул бүгенге көнне эшкә тулысынча «чумган». Җырчы оркестр белән бергәлектә төрле хәйрия концертларында еш катнаша. Шулай ук Мәликәгә «Хезмәттәге казанышлары өчен» медален биргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100